САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Район пауэрлифтингчыларының чираттагы җиңүе

21 апрельдә Әлмәт шәһәрендә Пауэрлифтинг буенча Татарстан ачык чемпионаты узды. Анда район спортчылары да катнаштылар һәм уңышлы чыгыш ясадылар.

Штанганы яткан җирдән күтәрүдә Элина Вәлиева һәм Илһам Ситдыйков беренче урынны яуладылар. Тренер Флорит Максютов әлеге төр ярышта ветераннар арасында беренче булды. Радмир Әхтәмов исә троеборьеда икенче урынны алды. Спортчыларны зур уңышлары белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев, пауэрлифтинг кураторы, район прокуроры Эльдар Сабиров, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илгизәр Гаделшин, 1нче санлы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Ләззәт Хуҗин котладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев