Район әниләре грант ота алалар
Республикада хатын-кызлар арасында эшмәкәрлекне җәелдерү максатыннан, «Әни – эшмәкәр» федераль проекты тормышка ашырыла.
Ул декрет ялында, балигъ булмаган балалары булган һәм мәшгульлек үзәкләрендә исәптә торган хатын-кызлар өчен эшләнгән. Үз эшен башларга теләге булган хатын-кызларны бушлай укытып, аларга үз проекты белән конкурста катнашу мөмкинлеге тудырыла. Җиңүчеләр 100000 сум күләмендә грантка ия булалар. Укыту Казанда Эшмәкәр йортында (Петербург урамы, 28 йорт) 9 июльдән13 июльгә кадәр узачак. Катнашу өчен гаризалар 3 июльгә кадәр http://mama-predprinimatel.ru сайтында кабул ителә.
Фото:https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев