САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район "Нефтестройсервис" оешмасы конкурста җиңгән

2013 елда "Пенсияне мәҗбүри иминиятләү буенча ин яхшы иминиятләүче" конкурсында җиңеп чыккан, эшләүчеләре йөз кешедән ким булган иминиятләүче оешмалар арасында безнең районнан җаваплылыгы чикләнгән "Нефтестройсервис" оешмасы да бар. 4 июньдә район Пенсия фонды идарәсе начальнигы Асыляр Харисов Пенсия фонды идарәсе коллективы алдында оешма начальнигы урынбасары Илшат Мәҗитовка диплом тапшырды. Оешма...

2013 елда "Пенсияне мәҗбүри иминиятләү буенча ин яхшы иминиятләүче" конкурсында җиңеп чыккан, эшләүчеләре йөз кешедән ким булган иминиятләүче оешмалар арасында безнең районнан җаваплылыгы чикләнгән "Нефтестройсервис" оешмасы да бар.

4 июньдә район Пенсия фонды идарәсе начальнигы Асыляр Харисов Пенсия фонды идарәсе коллективы алдында оешма начальнигы урынбасары Илшат Мәҗитовка диплом тапшырды.

Оешма 2013 ел дәвамында взносларны үз вакытында һәм тулы күләмдә күчереп барды, шәхси иминият документларын хатасыз үз вакытында тапшырды һәм барлык эшчеләрен дә мәҗбүри иминиятләштерде. Моннан кала закон бозу очраклары буенча бер генә шикаять тә булмады.

Үз вакытында, тулы күләмдә взнос күчерү - һәрбер иминиятләүченең бүгенге һәм булачак пенсионерлар алдында җаваплылыгы һәм бурычы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев