САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район "Нечкәбил"ләре гаилә фестивалендә катнашты

17 сентябрьдә «Казан Арена» стадионында ана һәм гаилә матурлыгына дан җырлаучы фестиваль - «Нечкәбил» XII Республика бәйгесенең ярымфиналы узды. Анда Татарстанның утыз районыннан кырык биш гаилә катнашты. Фестивальдә район данын Гөлшат Мостафина һәм Фәридә Шәйдуллина якладылар. Фестиваль, "Нечкәбил" дип аталса да, матур гаилә корып, балалар үстереп, гаилә һәм халык традицияләрен...

17 сентябрьдә «Казан Арена» стадионында ана һәм гаилә матурлыгына дан җырлаучы фестиваль - «Нечкәбил» XII Республика бәйгесенең ярымфиналы узды. Анда Татарстанның утыз районыннан кырык биш гаилә катнашты. Фестивальдә район данын Гөлшат Мостафина һәм Фәридә Шәйдуллина якладылар.

Фестиваль, "Нечкәбил" дип аталса да, матур гаилә корып, балалар үстереп, гаилә һәм халык традицияләрен хөрмәт итеп яшәүче үрнәк гаиләләр тарихын күрсәтүче иҗади проект булып тора һәм, билгеле, нәфис затлар гына түгел, ә аларның гаиләләре катнашында уза. Безнең Мостафиннар һәм Шәйдуллиннар кебек үрнәк гаиләләребез бик күп, ә аларның фестивальдә дә уңышлы чыгыш ясаулары - райондашлар өчен зур горурлык.

- Бәйгедә катнашырга тәкъдим булгач, икеләнеп кенә тотынган идек, әзерләнү барышында баш-аяк чумдык, шундый мавыктыргыч икән, - ди Гөлшат ханым. - Тагын бер кат гаилә тарихыбызны барладык, истәлекләр яңарттык. Гаиләбез өчен якыннарыбызның, дусларыбызның көч бирүе дә җиңүгә ышанычыбызны арттыргандыр. Июнь аенда без Азнакайда сайлап алу турында катнаштык һәм, аны узып, Казанга фестивальгә чакырылдык. Аңа кадәр төрле хәйрия акцияләрендә - Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында "Игелек елгасы" акциясендә (ачылуына 38 ел һәм август аенда туучыларга багышланган бәйрәм), Казанның "Здравушка" үзәгендә "Матурлык һәм шатлык көне" бәйрәмендә катнаштык. "Казан Арена"да фестиваль гаиләләрнең "Нечкәбил лайнерында" сәяхәте форматында узды. ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова анда катнашучыларны сәламләп, уңышлар теләде һәм гаиләләр "лайнерның" музыкаль салоннарында урнашкан иҗат мәйданчыкларында чыгыш ясадылар. Арада әле күптән түгел өйләнешкән парлар да, бергә утыз елдан артык яшәүчеләр дә бар иде. Без "Минем гаиләм - минем байлыгым" дигән номинациядә өченче урынга лаек булдык. Чыгышыбызда кунак кабул итү осталыгын, милли туй үзенчәлекләрен күрсәттек. "Ясмин" хореаграфик коллективы "Рәхим итегез" биюе белән безнең чыгышны тулыландырды. Гаиләбез исеменнән районыбыз данын яклап чыгыш ясарга мөмкинлек биргән район җитәкчелегенә, мәгариф, мәдәният бүлекләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Ә инде район башлыгы Фәрит Хөснуллинның махсус бүләген алу безнең куанычыбызны тагын да арттырды.

Безнең белешмә

Гөлшат Мостафина Сарманның "Сандугач" балалар бакчасында рус теле тәрбиячесе булып эшли. Тормыш иптәше Фалих (ул - Чукмарлы авыл җирлеге башлыгы) белән өч бала тәрбияләп үстерделәр, бер оныклары бар.

Фәридә Шәйдуллина да фестивальдән бик зур кичерешләр белән кайткан.

- Безнең гаилә үзебезнең мәйданчыкта "Безнең кояшыбыз көне" исемле бәйрәм тәкъдим итте. Ул кече кызыбыз Динәгә багышланган иде, - ди ул. - Бәйгегә әзерлек барышында "Шәфкать"үзәге җитәкчесе Гөлнара Хуҗинаның, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының ярдәме зур булды. Ә фестивальдә министрлык исеменнән стена сәгате бүләк иттеләр. Дипломнар, фестивальнең иганәчеләренең бүләкләреннән тыш (юридик консультациягә - бушлай, косметик салонга ташламалы сертификатлар) район башлыгы Фәрит Хөснуллиннның да бүләген алдык. Безгә ышаныч белдергән, чыгышыбызны җылы кабул иткән һәркемгә рәхмәтлебез.

Безнең белешмә

Фәридә Шәйдуллина "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә психолог булып эшли. "Идегәй" сәүдә йортында администратор булып эшләүче тормыш иптәше Дамир белән өч бала тәрбиялиләр.

Бәйгенең йомгаклау өлеше ноябрь аенда Аналар көненә туры китереп уздырылачак. Райондашларыбызны әле анда күреп тә куанырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев