САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Район музеенда бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көне билгеләп үтелде

Кичә шигырь, җырлар белән үрелеп барды.

Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көне билгеләп үтелде. Моннан 135 ел элек, 1886 нчы елның 26 нчы апрелендә дөньяга килеп, 1913 нче елның 3 нче апрель иртәсендә дөньядан китеп тә барган Тукай бүген дә безнең арабызда кебек. Аның иҗаты, аның геройлары безнең күңелләрдә, безнең җаныбызда. Әдәби-музыкаль кичәдә Гөлнара Дахир кызы җитәкчелегендә Сарман урта мәктәбенең 2 сыйныф укучылары катнашты. Алар музейга күчтәнәчкә шигырьләр, җырлар алып килсә, музей хезмәткәрләре укучыларга татлы бүләкләр әзерләгән иде. Укучылар Габдулла Тукайга багышлап язган шигырьләрен укыдылар, зур кызыксыну белән “Шүрәле” мультфильмын карадылар. Балалар Габдулла Тукай иҗаты белән генә танышып калмады, үзебезнең Тукай премиясенә лаек якташларыбыз хакында да мәгълүмат алдылар.

 

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев