САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район мәшгульлек үзәгенә яңа җитәкче билгеләнде

Гөлнара Хәйбрахманова 1983 елның 2 августында Сарман авылында туган. 2006 елда Кама политехника институтын тәмамлаган, югары белемле экономист-менеджер. Хезмәт юлын "Тукай" кошчылык фабрикасында сату бүлеге менеджеры булып башлый. Сарман гимназиясендә өстәмә белем бирү педагогы, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды белгече, 2006 елдан бүгенге көнгә кадәр Татарстан Республикасы буенча...

Гөлнара Хәйбрахманова 1983 елның 2 августында Сарман авылында туган. 2006 елда Кама политехника институтын тәмамлаган, югары белемле экономист-менеджер. Хезмәт юлын "Тукай" кошчылык фабрикасында сату бүлеге менеджеры булып башлый. Сарман гимназиясендә өстәмә белем бирү педагогы, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды белгече, 2006 елдан бүгенге көнгә кадәр Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәтенең 11 нче районара инспекциясендә дәүләт салым инспекторы булып эшли. Хезмәттәге уңышлары өчен Татарстан Республикасы буенча 11 нче федераль салым хезмәтенең Почет грамотасы белән бүләкләнә. Дәүләт гражданлык хезмәтенең II класслы референты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев