Район чыгарылыш сыйныф укучыларының имтиханнары башлана
Киләсе атнаның дүшәмбесеннән мәктәпләрдә чыгарылыш класс укучылары өчен гаять җаваплы чор - бердәм дәүләт, төп һәм дәүләт чыгарылыш имтиханнары бирү башлана. Имтиханнар чоры - укучыларның белемнәрен генә түгел, ә аларны ныклыкка, түземлелеккә сынау вакыты да. Шуның өстенә, имтихан тапшыру таләпләре дә елдан-ел катгыйлана бара. Быел, мәсәлән, элекке елларда гамәлдә булганнары...
Киләсе атнаның дүшәмбесеннән мәктәпләрдә чыгарылыш класс укучылары өчен гаять җаваплы чор - бердәм дәүләт, төп һәм дәүләт чыгарылыш имтиханнары бирү башлана.
Имтиханнар чоры - укучыларның белемнәрен генә түгел, ә аларны ныклыкка, түземлелеккә сынау вакыты да. Шуның өстенә, имтихан тапшыру таләпләре дә елдан-ел катгыйлана бара. Быел, мәсәлән, элекке елларда гамәлдә булганнары янына һәр укучының имтиханга стационар яки кул металлэзләгече аша кертелүе, барлык пунктларга on-line һәм of-line режимында видеокүзәтү чаралары урнаштыру да өстәлде.
Имтиханга әзерләнгәндә, аны тапшырганда, каушамас өчен үз-үзеңне ничек тотарга? Түбәндәге киңәшләр чыгарылыш класс укучыларына имтихан вакытында югалып калмаска ярдәм итәр, дип уйлыйбыз.
Раушания Сәетгәрәева, Бердәм дәүләт йомгаклау аттестациясе буенча район координаторы:
- Укучылар имтиханга элемтә чаралары, артык кәгазь, нинди дә булса язу, шпаргалка алып керә алмыйлар. Андый очрак ачыкланса, ул шунда ук имтиханнан чыгарыла һәм быел кабат кертелми. Бирем вариантлары элекке кебек зона буенча түгел, сәгать пояслары буенча бүленә. Ягъни Россиянең бер төбәгендәге бирем икенче төбәк укучылары өчен яраксыз. Имтиханга укучыларның йомшак аяк киемнәреннән килүләре сорала. Тимер үкчәле аяк киеме кимәскә, металл бизәнү әйберләре такмаска киңәш ителә. Кемнеңдер умырткасына, аягына яки башка әгъзасына тимер ялгагычлар яки башка металл әйберләр урнаштырылган булса, бу хакта медицина белешмәсе булырга тиеш. Бердәм дәүләт имтиханнары укучы өчен, билгеле, - җитди сынау. Тик каушамаска, имтиханнарга йокыны туйдырып килергә, катлаулы бирем алдында югалып калмаска, тынычлык сакларга һәм бирелгән вакыттан тулы мөмкинлегенә файдаланырга киңәш итәм.
Лилия Ризатдинова, мәгариф бүлеге психологы:
- Имтиханнарга көнендә генә түгел, алдан ук әзерләнергә кирәк. Ә имтихан алдыннан түбәндәге режимны тоту яхшы. Көнне өч өлешкә бүлегез: уку хезмәте - сигез, ял - сигез, йокы - сигез сәгать. Эш урынын беркем дә, берни дә игътибарыгызны читкә җәлеп итмәслек итеп оештырыгыз. Туклануга игътибар итегез. Көнгә өч-дүрт тапкыр калорияле, витаминга бай ризыклар ашагыз. Сөт продуктларына, балык, ит, яшелчә, җиләк-җимешкә өстенлек бирегез. Үсемлек мае белән кишер, ананас согы хәтерне яхшырта. Көнгә ярты баш суган ашау игътибарны тупларга ярдәм итә. Ак әнисле чәй нерв системасын стимуллаштыра. Кәбестә һәм лимон нервларны тынычландыра, зиһенне ача. Банан кәефне яхшырта.
Ата-аналар колагына да берничә сүз әйтәсем килә. Балагыз имтиханда алачак баллар турында уйламагыз. Баланы, имтихан баллы аның мөмкинлекләрен үлчи торган камил үлчәгеч түгел, дип ышандырырга тырышыгыз. Имтихан алдыннан аны борчымагыз. Үзегез дә борчылмагыз, чөнки ата-ананың борчылуы һәрвакыт балага да күчә. Мактагыз, кәефен күтәрергә, үз-үзенә ышанычын арттырырга тырышыгыз. Балагызның көндәлек режимын контрольдә тотыгыз, артык көч куюдан саклагыз. Баланың өйдәге эш урыны уңайлы булсын һәм өйдәгеләр комачауларлык булмасын. Туклануын контрольдә тотыгыз. Балык, эремчек, чикләвек, күрәгә кебек ризыклар баш мие эшчәнлеген яхшырта.
Люция Алиуллина, район педиатры:
- Район балалары арасында төрле сәламәтлек төркеменә керүчеләр бар. Иң читене - нерв һәм психик авырулар. Югары кан басымлы, гемоглобиннары түбән булган, шикәр авырулы, ашказаны җәрәхәтле үсмерләр дә юк түгел. Мондый укучылар имтиханнар башланыр алдыннан ук атна-ун көн тынычландыргыч чәйләр, пустырник, глицин, тиешле препаратлар, поливитаминнар һәм башкалар кабул итсәләр яхшы. Барлык балаларга да, графиклары никадәр генә тыгыз булмасын, кичке тугыз, унынчы яртыдан да калмыйча йокларга ятарга, йоклар алдыннан саф һавада булырга кирәк. Компьютер алдында озак утырмау яхшы. Балалар яхшы тукланырга, кичке җидедән соң күп һәм бик баллы ризыклар ашамаска тиешләр. Имтиханга үзең белән лимонлы кайнар чәй, минераль су, бутерброд, алма, шоколад алырга мөмкин. Чөнки стресс хәлендә шикәр төшәргә, хәл начарланырга мөмкин. Кызыл төстәге җиләк-җимеш йөрәк, баш мие эшчәнлеге өчен яхшы. Имтихан алдыннан кызыл алма ашарга, чия, миләш соклары эчәргә була. Ашказаны җәрәхәтле балалар да тынычландыргыч чәйләр, тиешле препаратлар кабул итсәләр яхшы. Имтиханга кирәкле әйберләрне кичтән үк әзерләп кую, начар күрүчеләргә тагын бер кат күз табибына мөрәҗәгать итү әйбәт.
Таңсылу Сираева, Иске Кәшер урта мәктәбенең 2010 елгы чыгарылыш класс укучысы:
- Беренче имтиханда аеруча каушадым, үземне җәзага баргандай хис иттем. Юлда үткән вакытны да хәтерләмим. Имтиханга кергәч, яза алмый утырдым. Ләкин үз-үземне кулга алдым, тынычландым. Чөнки бланк тутырганда ук, хаталар җибәрүең ихтимал. Соңыннан бөтен игътибарымны имтиханга күчердем. Бирәсе имтихан турында гына уйлап, ашыкмыйча эшләргә тырыштым. Имтихан бирүчеләргә киңәшем шул: беренче биш-ун минутта гына авыр, берни белмәгән кебек тоела, соңыннан, бераз тынычлана төшкәч, зиһен ачыла һәм барлык белгәннәр искә төшә башлый. Иң мөһиме - үз-үзеңне кулга алырга, тынычланырга кирәк.
Айнур Зарипов, Сарман гимназиясенең 11 класс укучысы:
- Имтиханнарга яхшылап әзерләнергә тырыштым. Төрле вариант биремнәрен эшләп карадым. Чишә алмаган мәсьәләләрне укытучыларымнан сорадым, чишелеш юлларын Интернеттан да эзләдем. Әлбәттә, имтиханнар һәр укучыны куркыта. Ләкин тырышып укыган, яхшылап әзерләнгән укучы имтиханнарны бирә алыр, дип уйлыйм. Мин бары тик үз көчемә генә ышанам.
11 класслар өчен имтихан көннәре:
26 май - география, рус әдәбияты
29 май - рус теле
2 июнь - чит тел (инглиз, француз, немец, испан телләре)
5 июнь - математика
9 июнь - информатика һәм ИКТ, биология, тарих
11 июнь - җәмгыять белеме, химия
16, 17, 18, 19 июнь - резерв көннәре
Икенче дулкын:
7 июль - рус теле, химия, информатика һәм ИКТ
9 июль - математика, география, чит тел
11 июль - җәмгыять белеме, рус әдәбияты, физика
14 июль - биология, тарих
16 июль - резерв көне
9 класслар өчен имтихан көннәре:
28 май - химия, информатика, җәмгыять белеме, рус әдәбияты
31 май - математика
3 июнь - физика, биология, тарих, география, чит тел
6 июнь - рус теле
10, 16, 19 июнь - резерв көннәре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев