САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Район мәктәпләрендә батырлык дәресләре үтә

Район мәктәпләре, гимназияләрендә, ДОСААФның Республика оешмасы тәкъдиме белән, Советлар Союзы Герое Виктор Талалихинның тууына 100 еллыгына багышланган «Таранга барам» дип аталган Батырлык дәресләре уздырыла.

 

12 сентябрьдә, Сарман ДОСААФ җирле оешмасы белән берлектә , «Сарман гимназия»сенең 11”А” сыйныфы, шулай ук гимназиянең Хәниф Хайруллин исемендәге музей җитәкчесе Алсу Салихова Батырлык дәресен уздырдылар.

Гимназиянең музеенда узган чарада Әлфинур Мөнировна җитәкләгән 7 “Б”, шулай ук чараны оештырган 11 “А” сыйныфы укучылары  актив катнаштылар.

Алсу Нисбәтовнаның чыгышы сугыш кырларында һәлак булган ватандашлар турында булса,аның укучылары Советалр Союзы герое Виктор Талалихинның батырлыгы турында сөйләделәр. Сарман һәм Мөслим хәрби комиссариатының хәрби хезмәткә әзерләү бүлеге начальнигы Ленар Һадиуллин эчтәлекле чыгышы белән балаларны җәлеп итте. Гимназия директоры Ләйсән Шамилова музейны тулыландыруга укучылар да ярдәм кулы суза алулары,сугышта катнашкан яки тылда хезмәт куйган әби-бабаларның истәлекләрен музейга алып килеп, экспонат итеп кую турында сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев