Район мәктәпләре яңа уку елына әзер
Татарстан Республикасы буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының "Мәгариф учреждениеләренең яңа 2014-2015 нче уку елына әзерлеге турында"гы боерыгы нигезендә, белем бирү учреждениеләрендә янгыннарда кешеләрнең һәлак булуын кисәтү максатыннан, күзәтчелек-профилактика чаралары үткәрелә. Мәктәпләр һәм балалар бакчаларында план буенча һәм планнан тыш тикшерүләр уздырылды. Аларны яңа уку елына кабул итү буенча ведомствоара комиссия...
Татарстан Республикасы буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының "Мәгариф учреждениеләренең яңа 2014-2015 нче уку елына әзерлеге турында"гы боерыгы нигезендә, белем бирү учреждениеләрендә янгыннарда кешеләрнең һәлак булуын кисәтү максатыннан, күзәтчелек-профилактика чаралары үткәрелә. Мәктәпләр һәм балалар бакчаларында план буенча һәм планнан тыш тикшерүләр уздырылды. Аларны яңа уку елына кабул итү буенча ведомствоара комиссия төзелде. Тулаем алганда, мәгариф оешмаларында янгын куркынычсызлыгы таләпләре, күрсәтмәләр үтәлә. Аларның барысы да автоматик янгын сигнализациясе һәм хәбәр бирү системасы белән җиһазланган. Автоматик янгын сигнализациясенә махсус оешма хезмәт күрсәтә. Быел июль аенда мәгариф объектларын янгын турындагы сигналны янгын сакчылыгы бүлекчәсенә чыгару җайланмасы, ягъни мониторинг системасы белән җиһазлау турында федераль закон үз көченә кергән иде. Бу җиһазның төп максаты - янгын турындагы хәбәрне янгын частенә бер минут эчендә тапшыру исәбенә ихтимал янгыннарның нәтиҗәләрен түбәнәйтү. Бу эш зур чыгымнар таләп итә, һәм аның буенча эш алып барыла. Хәзерге вакытта җайланманы монтажлау буенча махсус оешма белән 58 килешү төзелде.
Радик Госманов, күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев