САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Район мәктәп чыгарылыш сыйныф укучыларын имтиханнарга металл эзләгеч аша кертәчәкләр

Рес­пуб­ли­ка мәк­тәп­лә­ре­нең чы­га­ры­лыш класс­ла­рын­да бер­дәм дәү­ләт им­ти­хан­на­рын би­рү бу­ен­ча шак­тый үз­гә­реш­ләр бар. Мә­га­риф бү­ле­ге­нең Дәү­ләт йом­гак­лау ат­тес­та­ци­я­се бу­ен­ча му­ни­ци­паль ко­ор­ди­на­то­ры Рау­ша­ния Сә­ет­гә­рә­е­ва бе­лән бү­ген­ге әң­гә­мә­без - шул хак­та. - Әйе, чын­нан да, бер­дәм дәү­ләт им­ти­ха­ны ту­рын­да­гы до­ку­мент­лар­га кай­бер үз­гә­реш­ләр кер­тел­де. Лә­кин алар им­ти­хан­да кат­на­шу­чы­лар­га ка­гыл­мый: им­ти­хан ма­те­ри­ал­ла­ры­ның ст­рук­ту­ра­сы, им­ти­хан­нар­ның дә­вам­лы­лы­гы,...

Рес­пуб­ли­ка мәк­тәп­лә­ре­нең чы­га­ры­лыш класс­ла­рын­да бер­дәм дәү­ләт им­ти­хан­на­рын би­рү бу­ен­ча шак­тый үз­гә­реш­ләр бар. Мә­га­риф бү­ле­ге­нең Дәү­ләт йом­гак­лау ат­тес­та­ци­я­се бу­ен­ча му­ни­ци­паль ко­ор­ди­на­то­ры Рау­ша­ния Сә­ет­гә­рә­е­ва бе­лән бү­ген­ге әң­гә­мә­без - шул хак­та.

- Әйе, чын­нан да, бер­дәм дәү­ләт им­ти­ха­ны ту­рын­да­гы до­ку­мент­лар­га кай­бер үз­гә­реш­ләр кер­тел­де. Лә­кин алар им­ти­хан­да кат­на­шу­чы­лар­га ка­гыл­мый: им­ти­хан ма­те­ри­ал­ла­ры­ның ст­рук­ту­ра­сы, им­ти­хан­нар­ның дә­вам­лы­лы­гы, ми­ни­маль бал­лар уз­ган ел­гы кү­ләм­дә ка­ла. Уку­чы­лар бы­ел да мәҗ­бү­ри рә­веш­тә ике фән­нән - рус те­ле һәм ма­те­ма­ти­ка­дан им­ти­хан тап­шы­ра­чак­лар. Мон­нан тыш, кай­сы уку йор­тын сай­лау­ла­ры­на ка­рап, ан­да кер­гән­дә ки­рәк бу­ла­чак фән­нәр­не дә тап­шы­ра ала­лар.

Үз­гә­реш­ләр ни­гез­дә оеш­ты­ру мәсь­ә­лә­лә­ре­нә ка­гы­ла. Алар­ны кер­тү­нең төп мак­са­ты бу­лып, бердәм дәүләт имтиханнар­ның мәгъ­лү­ма­ти имин­ле­ген тәэ­мин итү то­ра. Бы­ел­гы им­ти­хан­нар­ның төп яңа­лы­гы - алар­ны уз­ды­ру пункт­ла­ры­на ви­де­о­кү­зә­тү сис­те­ма­сы ур­наш­ты­ру. Та­тарс­тан­да бар­лы­гы 107 пункт эш­лә­я­чәк. Алар­ның ба­ры­сын­да да һәр ау­ди­то­ри­я­дә ви­де­о­кү­зә­тү сис­те­ма­сы ур­наш­ты­ры­ла­чак. Ә 35 пункт­та ви­де­от­ранс­ля­ция бу­ла­чак. Бу - им­ти­хан­нар ба­ры­шын фе­де­раль үзәк­тән, ягъ­ни Мәс­кәү­дән кү­зә­тә­чәк­ләр, ди­гән сүз. Бу 35 пункт ара­сын­да без­нең ра­йон да бар. Җы­еп кы­на әйт­кән­дә, һәр пункт­ның им­ти­хан ба­ра тор­ган һәр ау­ди­то­ри­я­сен­нән он­лайн-транс­ля­ция яки ви­део­яз­ма алып ба­ры­ла­чак.

Та­гын бер яңа­лык - баш­ка ре­ги­он­нар­да­гы җә­мә­гать кү­зә­тү­че­лә­ре дә ви­део аша им­ти­хан ба­ры­шын кү­зә­тә ала­чак­лар. Шу­ны­сын да әй­тер­гә ки­рәк - бы­ел БДИ­да кат­на­шу­чы­лар­га нин­ди дә бул­са мо­биль элем­тә ча­ра­ла­ры алып ке­рү ту­лы­сын­ча ты­е­ла. Кем дә бул­са им­ти­хан­га мо­биль те­ле­фон яки баш­ка шун­дый элем­тә ча­ра­сы алып ке­рә икән, аның им­ти­хан нә­ти­җә­лә­ре ярак­сыз дип та­бы­ла­чак. Әм­ма мон­дый ук чик­кә ба­рып җи­тел­мәс, дип уй­лыйм, чөн­ки бы­ел им­ти­хан­га уку­чы­лар­ны ста­ци­о­нар яки күч­мә ме­талл эз­лә­геч бе­лән тик­ше­реп кер­тә­чәк­ләр.

БДИ­га әзер­лек йө­зен­нән, чы­га­ры­лыш класс уку­чы­ла­ры 21 март­та - ма­те­ма­ти­ка­дан, 24 март­та рус те­лен­нән БДИ би­реп ка­ра­ды­лар.

- Ә 9 класс­лар өчен нин­ди үз­гә­реш­ләр кер­тел­де?

Бы­ел 9 класс уку­чы­ла­ры­ның чы­га­ры­лыш им­ти­ха­ны баш­ка­ча­рак ата­ла. Уз­ган ел ул яңа фор­ма­да­гы дәү­ләт йом­гак­лау ат­тес­та­ци­я­се (ГИА в но­вой фор­ме) дип йөр­тел­сә, хә­зер Төп дәү­ләт им­ти­ха­ны (ОГЭ) дип үз­гәр­тел­де. Алар өчен дә мәҗ­бү­ри фән­нәр бу­лып рус те­ле һәм ма­те­ма­ти­ка то­ра. 9 класс уку­чы­ла­ры өчен та­гын бер мәҗ­бү­ри фән - та­тар те­ле бар. Бы­ел ан­нан им­ти­хан рес­пуб­ли­ка­ның бар­лык мәк­тәп­лә­рен­дә 29 ап­рель­дә бер­дәм рес­пуб­ли­ка тес­ты фор­ма­сын­да уза­чак. Им­ти­хан­ны мон­дый фор­ма­да тап­шы­ру бе­рен­че тап­кыр оеш­ты­ры­ла. Конт­роль-үл­чәү ма­те­ри­ал­ла­рын­да­гы би­рем­нәр уку­чы­лар­ның нин­ди прог­рам­ма үз­ләш­те­рү­е­нә ка­рап, төр­ле­чә бу­ла­чак. Әй­тик, та­тар сый­ныф­ла­ры өчен алар бе­раз кат­лау­лы­рак, рус һәм баш­ка тел­ле ба­ла­лар өчен җи­ңе­ләй­тел­гән. Тест Җә­лил бе­рен­че мәк­тә­бен­дә үт­кә­ре­лә­чәк. Шу­ны­сы бор­чыл­ды­ра: сай­лап алу мөм­кин­ле­ге би­рел­гән фән­нәр­дән им­ти­хан­ны аз уку­чы би­рә. Үз-үз­лә­рен сы­нап ка­рар­га ку­рык­ма­сын­нар иде. Бу бит БДИ­га әзер­лек тә бу­лып то­ра.

- Ише­теп бе­лү­е­без­чә, 9 класс уку­чы­сы­на ат­тес­тат алу өчен рус те­ле бе­лән ма­те­ма­ти­ка­ны би­рү җи­тә.

- Әйе, бу фән­нәр­дән им­ти­хан­ны би­рә ала икән, уку­чы ат­тес­тат ала­чак. Әм­ма ел­лык­ка бе­рәр фән­нән 2 ле чы­га икән, бу уку­чы Төп дәү­ләт им­ти­хан­на­ры­на кер­тел­ми, ди­мәк, бы­ел ат­тес­тат та ала ал­мый. Уз­ган ел мон­дый чик­ләү юк иде. Уку­чы мәҗ­бү­ри фән­нең бер­сен­нән 2 ле ал­са, ул өс­тә­мә көн­дә ка­бат им­ти­хан­га кер­те­лә. Мәҗ­бү­ри фән­нең ике­сен­нән дә 2 ле бул­са яки бер им­ти­хан­га икен­че кат кер­гән­нән соң да 2 ле ал­са, ул уку­чы бу фән­нәр­дән им­ти­хан­га ки­лә­се ел­да гы­на кер­те­лә ала­чак.

Им­ти­хан ва­ри­ант­ла­ры да бы­ел баш­ка ре­ги­он­нар­ны­кы бе­лән ту­ры кил­мә­я­чәк.

- Ә ме­даль­не бы­ел кем­нәр ала­чак?

- Бы­ел Рос­си­я­нең күп ке­нә ре­ги­он­на­рын­да чы­га­ры­лыш класс уку­чы­ла­ры­на кө­меш һәм ал­тын ме­даль­ләр би­рел­мә­я­чәк. Та­тарс­тан­да кө­меш ме­даль шу­лай ук би­рел­мә­я­чәк, ә ал­тын ме­даль­не өч мәҗ­бү­ри фән­нән 75 әр­дән дә ким бул­ма­ган балл җый­ган уку­чы­лар ала­чак.

Бы­ел­дан баш­лап, БДИ нә­ти­җә­лә­ре ту­рын­да та­нык­лык та би­рел­ми. Һәр уку­чы­ның им­ти­хан нә­ти­җә­лә­ре фе­де­раль һәм ре­ги­о­наль мәгъ­лү­ма­ти сис­те­ма­га кер­те­лә.

Им­ти­хан­нар бу­ен­ча бар­лык мәгъ­лү­мат­ны https://mon.tatar.ru, ege.edu.ru, gia.edu.ru сайт­ла­рын­нан да та­бар­га бу­ла. 8(843) 2949562 бер­дәм "кай­нар ли­ни­я" те­ле­фо­ны да эш­ли.

Сүз уңаеннан

Бы­ел ра­йон мәк­тәп­лә­рен 219 уку­чы тә­мам­лый. Алар­ның 216 сы 29 май­да - рус те­лен­нән, 5 июнь­дә ма­те­ма­ти­ка­дан Бер­дәм дәү­ләт им­ти­ха­ны тап­шы­ра­чак­лар. Сай­лап алы­на тор­ган фән­нәр­не: җәм­гы­ять бе­ле­мен - 109, фи­зи­ка­ны - 92, би­о­ло­ги­я­не - 29, хи­ми­я­не - 30, чит тел­не - 16, рус әдә­би­я­ты бе­лән та­рих­ны 15 әр, ин­фор­ма­ти­ка­ны 11 уку­чы сай­ла­ган. 2 уку­чы ге­ог­ра­фи­я­дән би­рә­чәк.

Ра­йон­да 9 класс­ны 437 уку­чы тә­мам­лый. 433 уку­чы 31 май­да - ма­те­ма­ти­ка­дан, 6 июнь­дә рус те­лен­нән Төп дәү­ләт им­ти­ха­ны би­рә­чәк.

Им­ти­хан­нар­ны уз­ды­ру уры­ны - Җә­лил бе­рен­че мәк­тә­бе. Сай­лап алы­на тор­ган фән­нәр­дән: фи­зи­ка­дан - 65, җәм­гы­ять бе­ле­мен­нән - 50, ин­фор­ма­ти­ка­дан - 37, би­о­ло­ги­я­дән - 31, хи­ми­я­дән 29 уку­чы им­ти­хан би­рә­чәк. Чит тел, рус әдә­би­я­ты, та­рих, ге­ог­ра­фия ке­бек фән­нәр­не сай­лау­чы­лар да бар.

Шулай ук укыгыз:

Сарман районы мәктәпләре укучылары үзләрен сынап карыйлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев