САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Район мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе бара

Бү­ген Җә­лил бистәсе мә­дәни­ят са­ра­ен­да мә­га­риф хез­мәт­кәр­лә­ре ав­густ ки­ңәш­мәсе­нең пле­нар өле­ше үт­кә­ре­лә. Ул бы­ел "Ба­ла­лар мән­фә­гать­лә­рен­дә му­ни­ци­паль мәга­риф сис­те­ма­сын мо­дер­ни­за­ци­я­ләү" ди­гән те­ма ас­тын­да уза. Зөл­фия Гый­ләҗе­ва, мә­га­риф бү­ле­ге җи­тәк­че­се: "Балалар хакына барлык кыенлыкларны да җиңәргә ти­еш­без". Уз­ган уку елы мә­га­риф хез­мәт­кәр­лә­ре өчен әһә­ми­ят­ле бул­ды. 2013 ел­ның 1 сен­тяб­рен­нән өр-яңа "Мә­га­риф...

Бү­ген Җә­лил бистәсе мә­дәни­ят са­ра­ен­да мә­га­риф хез­мәт­кәр­лә­ре ав­густ ки­ңәш­мәсе­нең пле­нар өле­ше үт­кә­ре­лә. Ул бы­ел "Ба­ла­лар мән­фә­гать­лә­рен­дә му­ни­ци­паль мәга­риф сис­те­ма­сын мо­дер­ни­за­ци­я­ләү" ди­гән те­ма ас­тын­да уза.

Зөл­фия Гый­ләҗе­ва, мә­га­риф бү­ле­ге җи­тәк­че­се: "Балалар хакына барлык кыенлыкларны да җиңәргә ти­еш­без".

Уз­ган уку елы мә­га­риф хез­мәт­кәр­лә­ре өчен әһә­ми­ят­ле бул­ды. 2013 ел­ның 1 сен­тяб­рен­нән өр-яңа "Мә­га­риф ту­рын­да"­гы за­кон үз кө­че­нә кер­де. Ра­йон мә­га­риф сис­те­ма­сы­ның эш­чән­ле­ге "Ки­лә­чәк" рес­пуб­ли­ка мә­га­риф үсе­ше ст­ра­те­ги­я­се­нең икен­че эта­бын тор­мыш­ка ашы­ру­га юнәл­тел­де.

Бы­ел рес­пуб­ли­ка прог­рам­ма­сы бу­ен­ча Ис­ке Мин­зә­лә­баш һәм Сак­лау­баш ур­та мәк­тәп­лә­ре­нә ка­пи­таль тө­зек­лән­де­рү үт­кә­рел­де. Бар­лык мәк­тәп­ләр­дә агым­да­гы һәм кос­ме­тик ре­монт уз­ды­рыл­ды, һәм алар­ның ба­ры­сы да яңа уку елы­на әзер. Бар­лык мә­га­риф уч­реж­де­ни­е­лә­ре ли­цен­зи­я­ле, акк­ре­ди­та­ци­я­лән­гән, автоматик янгын сигнализациясе, чакыру кнопкасы бе­лән җи­һаз­лан­ган. Соңгылары белән ба­ла­лар бак­ча­ла­рының тәэмин ителеше - 54 про­цент. Сар­ман гим­на­зи­я­се "Бар ке­ше өчен дә уңай­лы мо­хит" дәү­ләт прог­рам­ма­сы­на кер­де. 6 ба­за мәк­тә­бен­дә ви­де­о­кү­зә­тү сис­те­ма­сы эш­ли. Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сын­да 2010-2015 ел­лар­га мә­га­риф­нең үсеш ст­ра­те­ги­я­се уңыш­лы тор­мыш­ка ашы­ры­ла. Аның кы­са­ла­рын­да ба­ла­лар бак­ча­ла­ры­на 15 үт­кәр­геч­сез план­шет, 15 про­ек­тор, 69 ноут­бук, мәк­тәп­ләр­гә 100 мең сум­лык спорт җи­һаз­ла­ры кайт­ты. Бар­лык мәк­тәп­ләр­дә дә уку­чы­лар кай­нар аш бе­лән тәэ­мин ител­де.

35 ба­ла­лар бак­ча­сы­на 1801 ба­ла йө­ри. Чи­рат бе­лән проб­ле­ма, ни­гез­дә, - ра­йон үзә­ген­дә. Тәэ­мин ите­леш - 15-20 ба­ла уры­ны­на 28. Җә­лил по­се­ло­гы­ның 3 нче ба­ла­лар бак­ча­сы "Иң ях­шы би­линг­валь ба­ла­лар бак­ча­сы" рес­пуб­ли­ка кон­курс­ын­да грант­ка ия бул­ды. Бы­ел бу кон­курс дә­вам ит­те­рел­де, һәм Җә­лил по­се­ло­гы­ның 5 нче ба­ла­лар бак­ча­сы җи­ңү­че­ләр­нең бер­се бул­ды. 4 нче ба­ла­лар бак­ча­сы "Я­шел ут" рес­пуб­ли­ка кон­кур­сын­да II урын яу­ла­ды. Ә 6 нчы ба­ла­лар бак­ча­сы тәр­би­я­че­се Татьяна Зиннәтуллина ба­ла­лар­ны юл йө­рү ка­гый­дә­лә­ре­нә өй­рә­тү бу­ен­ча рес­пуб­ли­ка­да II урын­га ла­ек бул­ды.

2013-2014 уку елын­да мә­га­риф уч­реж­де­ни­е­лә­рен­дә хез­мәт куй­ган 749 ке­ше­нең 486 сы пе­да­го­гик хез­мәт­кәр, 432 се - укы­ту­чы­лар. Алар­ның 20 про­цен­ты - юга­ры ка­те­го­ри­я­ле.

Рес­пуб­ли­ка­да дүр­тен­че ел рәт­тән "Ал­га­рыш" прог­рам­ма­сы тор­мыш­ка ашы­ры­ла. Аның кы­са­ла­рын­да 2012 ел­да Җә­лил­дән бер укы­ту­чы Аме­ри­ка­да, 2013 ел­да Сар­ман гим­на­зи­я­се ди­рек­то­ры Анг­ли­я­дә, бы­ел Сар­ман гим­на­зи­я­се укы­ту­чы­сы Ил­нар Ши­һа­пов Ир­лан­ди­я­дә бу­лып кайт­ты. Бар­лык мәк­тәп­ләр­дә дә элект­рон жур­нал га­мәл­дә, ба­ры­сы да дә­рес­лек­ләр һәм компь­ю­тер тех­ни­ка­сы бе­лән тәэ­мин ител­гән. "Те­ле­мәк­тәп" прог­рам­ма­сы кы­са­ла­рын­да ин­ва­лид-ба­ла­лар­ны дис­тан­ци­он укы­ту өчен 13 комп­лект җи­һаз кул­ла­ны­ла.

Ра­йон­ның 19 мәк­тә­бен­дә 1870 ба­ла та­тар те­лен­дә бе­лем һәм тәр­бия ала. Бу укучыларның - 54 про­центы, ди­гән сүз. Уку­чы­лар та­тар те­лен­нән рес­пуб­ли­ка кү­лә­мен­дә узу­чы кон­курс, бәй­ге­ләр, фән­ни-га­мә­ли кон­фе­рен­ци­я­ләр­дә кат­на­ша­лар. Уз­ган уку елын­да ике уку­чы рес­пуб­ли­ка олим­пи­а­да­ла­рын­да приз­лы урын яу­ла­ды.

"Яшь тех­ник­лар стан­ци­я­се" өс­тә­мә бе­лем би­рү уч­реж­де­ни­е­сен­дә 220 уку­чы шө­гыль­лә­нә (уку­чы­лар­ның 5,5 про­цен­ты). Алар­ның 60 ы - кар­тинг, кал­ган­на­ры мо­дель­ләш­те­рү, ра­ди­оэ­лект­ро­тех­ни­ка, квил­линг, агач­ка рә­сем ясау һәм баш­ка­лар бе­лән ма­вы­га­лар. Кар­тинг­чы­лар рес­пуб­ли­ка һәм Рос­сия кү­лә­мен­дә зур уңыш­лар­га ире­шә­ләр. Уз­ган уку елын­да 275 тү­гә­рәк­тә 3807 уку­чы (95 про­цент) шө­гыль­лән­де. Җә­лил бе­рен­че мәк­тә­бен­дә уку­чы­лар өчен фән­ни-тех­ник иҗат ба­за мәй­дан­чы­гы тө­зел­де. Аның кы­са­ла­рын­да 6 юнә­леш бу­ен­ча бер­ләш­мә ачыл­ды: ав­то­мо­дель­ләш­те­рү, сто­ляр-конст­рук­тор­лык эше, фо­тос­ту­дия, уй­лап та­бу һәм ра­ци­о­на­ли­за­тор­лык, ки­не­ма­тог­ра­фия, 3Д мо­дель­ләш­те­рү. "Тат­нефть" ком­па­ни­я­се­нең "Сә­ләт­ле ба­ла­лар" хәй­рия фон­ды ба­за­сы­на бар­лы­гы ра­йон­ның 56 укы­ту­чы­сы һәм 128 уку­чы кер­тел­де.

Бу­са­га­да - яңа уку елы. Без­нең ал­да зур бу­рыч­лар то­ра: этап­лап яңа фе­де­раль стан­дарт­лар­га кү­чү­не, за­ман­ча пе­да­го­гик тех­но­ло­ги­я­ләр­не үз­ләш­те­рү­не дә­вам итү һәм баш­ка­лар.

Мә­га­риф уч­реж­де­ни­е­се - ба­ла­лар, ата-ана­лар, тәр­би­я­че­ләр, укы­ту­чы­лар һәм баш­ка хез­мәт­кәр­ләр мән­фә­гать­лә­ре ки­се­шә тор­ган урын. Проблемалар бар, әмма без бер­гә­ләп ба­ла­га уңай­лы бул­сын өчен, аның шәхесе хакына барлык кыенлыкларны да җиңәргә, ба­ры­сын да эш­ләр­гә, мәр­хә­мәт­ле­лек мо­хи­те бул­ды­рыр­га ти­еш­без. Ба­ры­гыз­ны да якын­ла­шып ки­лү­че Бе­лем кө­не бе­лән тәб­рик итәм, иҗа­ди уңыш­лар те­лим!

Сүз уңаеннан

Ра­йон­да 35 ба­ла­лар бак­ча­сы, 24 мәк­тәп, 1 өс­тә­мә бе­лем би­рү, 1 ур­та һө­нә­ри бе­лем би­рү уч­реж­де­ни­е­се бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев