САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Район мәдәният йортында әдәби-музыкаль кичә үтәчәк

23 октябрьдә 14.00 сәгатьтә район мәдәният йортында "Казан утлары" журналына багышланган әдәби-музыкаль кичә уздырыла. Катнашучылар Ибраһимов Илфак Мирза улы (Мөхәммәт Мирза) - "Казан утлары" журналының баш мөхәррире, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь. Кәримов Камил Әдһәм улы - "Казан утлары"ның проза бүлеге мөхәррире, Татарстанның атказанган...

23 октябрьдә 14.00 сәгатьтә район мәдәният йортында "Казан утлары" журналына багышланган әдәби-музыкаль кичә уздырыла.

Катнашучылар

Ибраһимов Илфак Мирза улы (Мөхәммәт Мирза) - "Казан утлары" журналының баш мөхәррире, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь.

Кәримов Камил Әдһәм улы - "Казан утлары"ның проза бүлеге мөхәррире, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы, "Ком сәгате" дилогиясе, "Уен", "Игезәкләр йолдызлыгы", "Тургайлы болытлар" романнарының авторы.

Әхметгалиева Айгөл Габдулла кызы - "Казан утлары" журналының бүлек мөхәррире, прозаик, "Рухият" фонды һәм Татарстан язучылар берлегенең Саҗидә Сөләйманова исемендәге кызыксындыру премиясе һәм Мәхмүт Кашгарый исемендәге халыкара премия лауреаты, "Ак чәчәкләр" романының сценарий авторы.

Яхин Фәрит Зәкиҗан улы - "Казан утлары" журналының авторы, Казан федераль университетының татар әдәбияты кафедрасы профессоры, филология фәннәре докторы, шагыйрь, прозаик һәм башка күренекле шәхесләр.

Бу көнне "Казан утлары" журналына 2016нчы елның беренче яртыеллыгына язылу да оештырыла.

Рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев