САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре сугыш ветераны Мисхәт абый Хәлимовның хәлен белделәр

Утлы сугыш чорын хәтер җиле Гел яңартып тора йөрәктә. Тыныч тормыш өчен күпме ирләр Башын салды изге көрәштә. Беткәненә 72 ел узса да, Бөек Ватан сугышы әле бик күпләрнең йөрәгендә саклана. Батырларның исемнәре уелган һәйкәлләр, мәңгелек ут аның турында һәрдаим искәртеп тора. Аеруча ут эчендә йөргән ветераннар йөрәгендәге сугыш хатирәләре,тәннәрендәге...

Утлы сугыш чорын хәтер җиле

Гел яңартып тора йөрәктә.

Тыныч тормыш өчен күпме ирләр

Башын салды изге көрәштә.

Беткәненә 72 ел узса да, Бөек Ватан сугышы әле бик күпләрнең йөрәгендә саклана. Батырларның исемнәре уелган һәйкәлләр, мәңгелек ут аның турында һәрдаим искәртеп тора. Аеруча ут эчендә йөргән ветераннар йөрәгендәге сугыш хатирәләре,тәннәрендәге мина кыйпылчыклары бу коточкыч сугышны онытырга ирек бирми. Тик кызганыч: ветераннарыбызның сафлары елдан-ел сирәгәя бара. Үзләре белән бик күп хатирәләрне алып китәләр алар...

94 яшьлек Мисхәт абый да шушы мәхшәр эчендә кайнаган, Мәскәү янындагы иң каты сугышларда катнашкан ветераныбыз. 19 апрель көнне без - район мәдәният йорты хезмәткәрләре аның янында булып кайттык, хәлен белдек, күчтәнәчләр тапшырдык, әлбәттә, сугыш хатирәләрен дә яңартырга туры килде.

Унсигез яшендә сугышка киткән, ут эчендә йөргән Мисхәт абый 1942 нче елда бик нык яралана. Аның тәнен мина ярчыклары тишкәли. Авыр яра, госпиталь, катлаулы операцияләр... Үлем белән озак көрәшә Мисхәт абый яшәү өчен. Яңадан сугышка керерлек булмаса да, җиңә ул аны.Шул чагында алынмаган, тәнендә калган бер мина ярчыгы 72 елдан соң да борчып тора, ди ул.

Берүзе генә яшәсә дә, 94 яшьлек ветеранның өендә чисталык, тәртип. Үзе дә тик тормый, балалары да еш кайтып торалар, ярдәм итәләр. Аларга бик рәхмәтле ул.

Ветеранның өстәлендә - гаиләсе, балалары белән төшкән фотосурәтләр. Сугыш чорындагы фотосурәтләрдән генә берәү генә сакланган. Сугышка китәр алдыннан төшелгән ул рәсемдәге япь-яшь егетләрнең һәрберсе турында ул бик тәфсилләп сөйләде. Ул әле дә аларны сагына, шул хатирәләр белән яши.

Безнең өчен иң кызыклысы шул булды: Мисхәт абыйның өендә гармун күргәзмәсе диярсең - нинди генә гармуннар юк анда: баян да, тальян да, аккордеон да...Иң яраткан тальянын алып, үзенең иң яраткан көйләрен дә уйнап күрсәтте Мисхәт абыебыз. Гармун тавышы безне дә битараф калдырмады, кычкырып җырламасак та, эчтән генә без дә көйләдек ул көйләрне. Ветераныбызга изге теләкләребезне җиткердек. Менә шулай саубуллаштык без Хәлимов Мисхәт абый белән.

Бар нәрсәдән канәгать булып, яшисе килеп яши ветеран. 100гә дә җит әле, Мисхәт абый, җит әле!..

Сәмәрә Хәйруллина, Сарман район мәдәният йорты методисты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев