САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Район мәдәният бүлегенең профсоюз оешмасы "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясенә кушылды

Республикабызда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» хәйрия акциясе дәвам итә. Бу чарага мәдәният бүлеге профсоюз оешмасы да кушылды. Беренче сыйныфка баручы балалар өчен 18 августта район мәдәният йорында канцтоварлар, дәфтәрләр, хезмәт һәм рәсем сәнгате өчен җыелмалар тутырылган букчалар бүләк ителде. Аларны, изге теләкләр теләп, мәдәният бүлеге җитәкчесе Гөлназ Латыйпова тапшырды. Профсоюз...

Республикабызда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» хәйрия акциясе дәвам итә. Бу чарага мәдәният бүлеге профсоюз оешмасы да кушылды. Беренче сыйныфка баручы балалар өчен 18 августта район мәдәният йорында канцтоварлар, дәфтәрләр, хезмәт һәм рәсем сәнгате өчен җыелмалар тутырылган букчалар бүләк ителде. Аларны, изге теләкләр теләп, мәдәният бүлеге җитәкчесе Гөлназ Латыйпова тапшырды. Профсоюз рәисе Гөлнур Мадьярова да, укучыларны яңа уку елына аяк басулары белән тәбрикләп, матур теләкләрен юллады. Район мәдәният йорты методисты Сәмәрә Хәйруллина очрашуны табышмаклар, уеннар белән мавыктыргыч итеп алып барды. Беренче сыйныфка укырга балаларның яраткан мутьфильмы "Маша и Медведь" герое Маша (Алинә Галиева) да килде. Кичәгә килгән кунакларга, балаларга Мәрьям Хәкимуллина үзенең музыкаль сәламен юллады. Беренче сыйныфтагылар да үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр: сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр. Әти-әниләр исеменнән Гөлназ Вәгыйзова рәхмәт әйтте һәм истәлек бүләге тапшырды. Бәйрәм ахырында "Маша мәктәптә" исемле мульфильм күрсәтелде. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүчеләр тормышында бу истә кала торган вакыйга булды.


Мәдәният бүлегенең профсоюз оешмасы.

Фоторепортаж - Сарман муниципаль районы порталында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев