САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район өлкәннәре Өлкәннәр көнен билгеләп үтәләр

Бүген Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан район үзәге мәдәният йортында бәйрәм үткәрелә.

  • Тантанада катнашучы өлкәннәрне район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде.
    - Безнең бүгенге имин һәм мул тормышыбызда сезнең зур өлешегез бар. Сез бүген дә районның социаль-экономик тормышында актив катнашасыз, безгә терәк һәм таяныч булып торасыз. Районда һәм республикада сезнең тормыш-көнкүрешегезне мөмкин кадәр уңайлырак һәм матуррак итү өчен күп төрле чаралар күрелә. Бүгенге көндә халыкның, шул исәптән өлкәннәрнең яшәешен яхшырту өчен 30 дан артык дәүләт программасы тормышка ашырыла. Сезне чын күңелдән бәйрәм белән тәбрик итәм. Киләчәктә дә исәнлек-саулык белән, якыннарыгызның хөрмәтен тоеп, мул тормышта озын гомер кичерүегезне телим! – диде ул.
    Бу көнне өлкәннәр өчен иң матур җырлар яңгырады, алар катнашында кызыклы уеннар оештырылды.
    Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев