САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район өлкәннәре Даулы болынны гөрләтте

Бүген – 13 июнь көнне Район үзәгендәге Даулы болында өлкәннәр Сабан туе үткәрелде.

Район өлкәннәрен бәйрәм белән иң элек район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев тәбрикләде. 
- Безнең бүгенге тыныч һәм имин тормышыбызда сезнең өлешегез зур. Без дә сезгә ярдәм итә һәм тормышыгызга ямь өсти алсак иде, - диде ул. 
Район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миннеголов өлкәннәрне уеннарда актив катнашырга чакырды, күңелле ял теләде. 
Өлкәннәр сулы чиләк-көянтә белән, кашыкка йомырка салып, капчык киеп йөгерүдә, кул көрәше, чүлмәк вату, таяк тартышу, бәрәңге җыю һәм башка кызыклы бәйгеләрдә бик теләп катнаштылар, ә микрофоннар яныннан җырга, нәфис сүзгә осталар өзелмәде. Шул арада күмәкләп биеп алырга да өлгерделәр... 
Бу хактагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз. 
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев