САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Район кызлар баскетбол командасы Республика беренчелегенең зона ярышларында җиңде

Март ае башында Мамадыш шәһәрендә 2000-2001 елгы кызлар һәм егетләр командалары арасында баскетбол буенча Республика беренчелегенең зона ярышлары үтте. Анда Сарман районы командалары да катнашты. Безнең кызлар финал уенында Аксубай командасын 60:12 исәбе белән тар-мар иттеләр һәм зона ярышларында җиңү яуладылар. Алар Республика беренчелегенең апрельдә үтәчәк финал ярышларына чыктылар. Кызлар...

Март ае башында Мамадыш шәһәрендә 2000-2001 елгы кызлар һәм егетләр командалары арасында баскетбол буенча Республика беренчелегенең зона ярышлары үтте. Анда Сарман районы командалары да катнашты. Безнең кызлар финал уенында Аксубай командасын 60:12 исәбе белән тар-мар иттеләр һәм зона ярышларында җиңү яуладылар. Алар Республика беренчелегенең апрельдә үтәчәк финал ярышларына чыктылар. Кызлар командасының составы: Алия Гыйбадуллина, Таңчулпан Хафизова, Рәзилә Кәлимуллина, Зилия Галимова, Ләйлә Зыятдинова, Ландыш Шәйхзадина, Эльвина Сафина, Алсу Миңнегалиева, Әдилә Бәхтегәрәева, Динара Кәримова. Район командаларының баш тренеры Данияр Кәлимуллин булды, шулай ук Илсур Мөхлисуллин тренерлык итте. Баскетбол уеннарының баш хөкемдары Булат Закиров булды.

Без Сарман районы кызлар баскетбол командасын җиңү белән котлыйбыз һәм финал ярышларында уңышлар телибез.

Сүз уңаеннан

Сарман районы егетләр баскетбол командасы Мамадыштан лаеклы икенче урын алып кайтты.

Сезгә егетләр командасының да фотоларын тәкъдим итәбез

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев