САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Район командасы Азнакайда картинг ярышларында икенче урын алды

23 гыйнварда Азнакай шәһәрендә картинг буенча өченче ачык традицион ярышлар һәм Татарстан Республикасы Көньяк-Көнчыгышы Кубогының дүртенче этабы үтте. Ярышларда Татарстан һәм Башкортстан Республикаларыннан һәм Оренбург өлкәсеннән командалар катнашты. Алар арасында Сарманның "Яшь техниклар станциясе" командасы да булды. Безнекеләр ярышларда уңышлы гына чыгыш ясадылар. "Honda GX-200" классында Булат Нигъмәтҗанов икенче урын...

23 гыйнварда Азнакай шәһәрендә картинг буенча өченче ачык традицион ярышлар һәм Татарстан Республикасы Көньяк-Көнчыгышы Кубогының дүртенче этабы үтте. Ярышларда Татарстан һәм Башкортстан Республикаларыннан һәм Оренбург өлкәсеннән командалар катнашты. Алар арасында Сарманның "Яшь техниклар станциясе" командасы да булды.

Безнекеләр ярышларда уңышлы гына чыгыш ясадылар. "Honda GX-200" классында Булат Нигъмәтҗанов икенче урын алды. "Кадет" классында Алмаз Ахмедов шулай ук икенче булды. Шул ук класста Артур Заһиров - бишенче, Айнур Хәйруллин унөченче булып финишка килделәр. "Национальный-Юниор" классында Айрат Фәрхетдинов өченче урынны яулады. Руслан Харрасов ике класста чыгыш ясады - "Национальный"да ул җиденче булды, "Кадет "та - унберенче. "Кадет-бескоробочный" классында Артур Зарипов сигезенче булды, нәкъ аның артыннан Артем Клюкин килде.

Һәрбер класста өч финал узышы үткәрелде, ике финал узышы өчен очколар билгеләнде. Команда нәтиҗәсе өч иң яхшы узышчының очколары суммасы буенча ачыкланды. Сарман командасы икенче урынны яулады, Беренче урын Лениногорск командасында, өченче - Урыссуда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев