Район җитәкчеләре сорауларга җавап бирделәр

«Җитәкчегә соравым бар» рубрикасына сорауларның чираттагылары инфраструктур үсеш, юл төзелеше мәсьәләләренә кагылышлы иде. Аларга район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Илсур Сәлимгәрәевтән алынган җавапларны урнаштырабыз. «Без Сарманның күпбалалы гаиләләргә бүленеп бирелгән җирендә - Новая урамында йорт салабыз. Ул урамда юл кайчан булыр икән?" - Быел Сарманның...

«Җитәкчегә соравым бар» рубрикасына сорауларның чираттагылары инфраструктур үсеш, юл төзелеше мәсьәләләренә кагылышлы иде. Аларга район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Илсур Сәлимгәрәевтән алынган җавапларны урнаштырабыз.

«Без Сарманның күпбалалы гаиләләргә бүленеп бирелгән җирендә - Новая урамында йорт салабыз. Ул урамда юл кайчан булыр икән?"

- Быел Сарманның Новая урамында, халык телендә Архангел дип йөртелгән өлешендә, 360 метр озынлыкта таштан юл түшәләчәк һәм яңа салына торган балалар бакчасына кадәр асфальт җәеләчәк.

«Ак Барс» банкы һәм балалар сәнгать мәктәбе арасындагы территориядә җәяүлеләр өчен бернинди уңайлылык та юк. Бу тирәдә күбрәк сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче балалар йөри бит, аларның иминлеге өчен дә кирәк бу. Анда тротуар, һич югында машина юлын җәяүлеләр юлыннан аеручы билге куеп булмыймы?"

- Юл йөрү иминлеген тәэмин итү районыбызның иң беренче максатлары арасында тора. Бу мөрәҗәгать уңаеннан Куйбышев урамыннан сәнгать мәктәбенә кадәр җәяүлеләр йөрергә тротуар салу эшләрен башкаруны планлаштырабыз.

"Куйбышев урамындагы йортларга моннан 4-5 ел элек капиталь ремонт ясалган иде. Шул вакытта башка йортларның подъезд тәрәзәләре алыштырылды, тик 82 нче йортныкы гына алыштырылмады. Анда алар кайчан алыштырылыр икән?"

- Сарман авылының Куйбышев урамының 82 нче йортына капиталь ремонт башкарган вакытта подъезд тәрәзәләрен алыштыру каралган эш төрләре исемлегенә кертелмәгән иде. Аларны алыштыру Татарстан Республикасының күпфатирлы йортларга капиталь ремонт үткәрү буенча 2014 елда кабул ителгән озак сроклы программасына кертелде, һәм шушы программа кысаларында бу эшләр башкарылачак.

"Советская урамының 13, 15, 21, 23 нче йортлары ишегалларында кайчан асфальт булыр икән?"

- Быел Сарман авылының Советская урамының 13, 15, 17, 21, 23, 31, 33 нче йотларының ишегалларына асфальт салу эшләрен башкару күздә тотыла.

"Куйбышев урамының күпкатлы йортлары (үзәк базар каршы) ишегалларына кайчан асфальт салыныр икән?"

- Быел Сарман авылының Куйбышев урамындагы 74-84 нче йортларының ишегалларын асфальтлау планлаштырыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 20 сентябрь 2021 - 11:52
    Сарманда ярминкә гөрләде
  • 6 сентябрь 2021 - 14:52
    Яңа Саклауда һәйкәл ачтылар
  • Көзге депрессия белән ничек көрәшәсез?
    2 кеше тавыш бирде
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша