САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район халкы үзара салымга карата уңай фикердә

Кичә районда үзара салым буенча җирле референдумнар һәм җирле үзидарә органнарында буш булган округларга депутатлар сайлау буенча өстәмә сайлаулар үтте. Башка еллардан аермалы буларак, быел җирле референдумга Җәлил бистәсе дә кушылды. Районда барлыгы 43 сайлау участогы эшләде. Алар үз эшләрен иртәнге 7 дән башладылар һәм кичке 20.00 сәгатькә кадәр алып...

Кичә районда үзара салым буенча җирле референдумнар һәм җирле үзидарә органнарында буш булган округларга депутатлар сайлау буенча өстәмә сайлаулар үтте. Башка еллардан аермалы буларак, быел җирле референдумга Җәлил бистәсе дә кушылды.

Районда барлыгы 43 сайлау участогы эшләде. Алар үз эшләрен иртәнге 7 дән башладылар һәм кичке 20.00 сәгатькә кадәр алып бардылар. Сайлауларда 18 яше тулган һәр гражданин катнашу хокукына ия иде.

Референдумда 2018 ел өчен үзара салым күләме, аларны нинди җирле мәсьәләләрне хәл итәр өчен тотылышы билгеләнде.

Территориаль сайлау комиссиясе биргән мәгълүматларга караганда, сайлау участокларына сайлау хокукына ия булган 27617 кешенең 18917се килгән. Бу - 68,5% халык үз фикерен белдергән, дигән сүз. Вакытыннан алда 29 кеше тавыш биргән. Референдумда катнашканнарның 16280е референдумга карата уңай фикердә. Димәк, районда, авыл җирлекләрендә, Җәлилдә планлаштырылган эшләр киләчәктә бергә-бергә эшләнәчәк, торган җиребезне матурлауда һәркем үз өлешен кертәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев