САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Район халкы йомырка сатып алганда сак булырга тиеш

Лаешта теркәлгән кош гриппы аркасында, әлегә куркыныч янаган зонага кергән шәхси секторларда йорт кошларын юкка чыгару турында сүз бармый. (Казан, 10 май, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). "Лаеш" кошчылык комплексында кош гриппы таралуга китергән сәбәпләр әлегә ачыкланмаган. Моңа читтән очып кайткан кошлар, тавыкларны тукландыру өчен читтән кертелгән азык, кеше факторы да сәбәпче...

Лаешта теркәлгән кош гриппы аркасында, әлегә куркыныч янаган зонага кергән шәхси секторларда йорт кошларын юкка чыгару турында сүз бармый.
(Казан, 10 май, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). "Лаеш" кошчылык комплексында кош гриппы таралуга китергән сәбәпләр әлегә ачыкланмаган. Моңа читтән очып кайткан кошлар, тавыкларны тукландыру өчен читтән кертелгән азык, кеше факторы да сәбәпче була ала. Бу хакта бүген Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы - Татарстанның баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов хәбәр итте.

"Махсус комиссия эшли, вирус чыганагы лаборатор юл белән ачыкланачак", - дип белдерде ул. Инде әйткәнебезчә, "Лаеш" кошчылык комплексында 15 мең баш үле кош яндыру юлы белән юкка чыгарыла. Алмаз Хисаметдинов карантин турында Татарстан Президенты Указы чыгуга, башка кошларны да юк итүгә керешәчәкләрен билгеләп узган иде. Комплекста барлыгы 447 мең баш кош исәпләнгән. "Закон буенча, кошларны йә махсус препарат, йә газ камерасында һәм вентиляцияне сүндереп җансызландырырга була. Әлегә предприятие җитәкчелеге белән бу мәсьәлә ахыргача хәл ителмәгән", - диде Алмаз Хисаметдинов.

Кош гриппы расланганлыктан, шәхси секторда инспекторлар аңлату эшләре алып бара. Хуҗалыкларга искәрмәләр өләшенгән. "5 км радиуста куркыныч янаган зонаган кергән җирлекләрдә хәл тыныч, үлем очраклары юк, 10 км радиуста куркыныч янаган зонада да кошлар юкка чыгарылмаячак, алар ветеринария күзәтүе астында булачак", - диде Алмаз Хисаметдинов.

Республиканың баш ветеринария инспекторы әйтүенчә, май башында гына сатып алынган "Деревенька" маркалы йомыркаларны урамга берүк ташларга ярамый, чи килеш күмү дә киңәш ителми. "Әгәр бу йомыркалар йогышлы булса, урамда күгәрченнәр, кыргый кошлар да йогышланып, инфекция тарата ала", - дип кисәтте Алмаз Хисаметдинов. Ул кош гриппы вирусының 70 градуста "үлүен" билгеләп үтеп, йомыркаларны, һичьюгы, озаклап пешереп ташларга киңәш итте.

Максим Платонов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев