Район халкы җәй көне үз өендә ял итә
Узган атнада без, халыкның кайда ял итүен белү максатыннан, сораштыру куйган идек. Аның нәтиҗәләре буенча шуны әйтеп була - бездә бик тырыш халык яши. Иң күп җавап, мәсәлән, "Өйдә" дигән булды - сораштыруда катнашучыларның 28,5 % шулай җавап бирде. Тик без бит инде беләбез - җәй көне өйдә ял итү...
Узган атнада без, халыкның кайда ял итүен белү максатыннан, сораштыру куйган идек. Аның нәтиҗәләре буенча шуны әйтеп була - бездә бик тырыш халык яши. Иң күп җавап, мәсәлән, "Өйдә" дигән булды - сораштыруда катнашучыларның 28,5 % шулай җавап бирде. Тик без бит инде беләбез - җәй көне өйдә ял итү - үзенчәлекле төшенчә, күбесенчә "ял" сүзе астында эш күз алдында тотыла. Аннан соң иң популяр җавап - "Бакчада инде, кайда булсын...". Бу вариантны 27,7 % кеше сайлады. Ялның нәрсә икәнен дә белмәүчеләр бар - андыйлар 20,7 % тәшкил итә.
Сораштыруның калган вариантлары белән сылтама буенча үтеп таныша аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев