САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район халкы ут белән сак булырга тиеш

Исегезгә төшерәбез: 1 сентябрьгә кадәр районда янгынга каршы махсус режим урнашты. Бу чорда учак ягу һәм ут чыгу куркынычы тудыра торган эшләр алып бару, урманнарга чыгу (автотранспортка да), салам, печән кебек терлек азыкларын корылмаларга якын урнаштыру тыела. Карарда шулай ук халык арасында аңлату эшләре алып бару, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермер...

Исегезгә төшерәбез: 1 сентябрьгә кадәр районда янгынга каршы махсус режим урнашты. Бу чорда учак ягу һәм ут чыгу куркынычы тудыра торган эшләр алып бару, урманнарга чыгу (автотранспортка да), салам, печән кебек терлек азыкларын корылмаларга якын урнаштыру тыела. Карарда шулай ук халык арасында аңлату эшләре алып бару, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермер хуҗалыклары җитәкчеләренә янгын сүндерүгә көйләнгән машиналарның, ирекле янгын дружиналарының дежур торуларын оештыру, барлык объектларны очкын сүндергечләр һәм янгын сүндерүнең беренчел чаралары белән тәэмин итү, кирәк булганда, техника белән ярдәм итү, боерыклар нигезендә, басуларда камыл яндыруны тыю каралган.

Махсус режим чорында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ штраф карала: аерым кешеләргә ул 2000 сумнан 4000 сумга кадәр, вазифаи затларга 15000-30000 сум, юридик затларга 150000 сумнан 300000 сумга кадәр тәшкил итә. Чит кешеләрнең мөлкәтенә зыян китергән очракта, РФ Җинаятьләр кодексы нигезендә, җинаять җаваплылыгы каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев