САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район халкы "Урман утырту көне" акциясендә актив катнашты

Узган шимбәдә республикада «Урман утырту көне» акциясе узды. Анда безнең райондашлар да актив катнашты. Бакчабызда һәрберебез җимеш агачы утыркач, аның ничек үсеп китүен күзәтә, беренче җимешләренә куана. Бакчага ямь генә түгел, күңелгә рәхәтлек тә бирә бу хезмәтебез нәтиҗәсе. Күмәкләшеп агач утырту акцияләре уздыру да халыкта шундый уңай кичерешләр тудыруны, табигатькә...

Узган шимбәдә республикада «Урман утырту көне» акциясе узды. Анда безнең райондашлар да актив катнашты.

Бакчабызда һәрберебез җимеш агачы утыркач, аның ничек үсеп китүен күзәтә, беренче җимешләренә куана. Бакчага ямь генә түгел, күңелгә рәхәтлек тә бирә бу хезмәтебез нәтиҗәсе. Күмәкләшеп агач утырту акцияләре уздыру да халыкта шундый уңай кичерешләр тудыруны, табигатькә сак караш тәрбияләүне күздә тотадыр ул. Еллар узгач, без утырткан нарат, имәннәр бит бу, дип, горурланып та, сокланып та сөйләмәслекмени?!

- Акциядә барлык авыл җирлекләре, район үзәгендәге, Җәлил бистәсендәге оешма, учреждениеләр хезмәткәрләре катнашты, - ди район Башкарма комитетының инфрастуктур үсеш бүлеге белгече Рөстәм Әхмәтов. - Учреждениеләр территорияләрендә, күпкатлы йортларның ишегалларында яшь нарат, чыршы, миләш үсентеләре утыртылды. «Сандугач» балалар бакчасы территориясе, «Дулкын» бассейны янындагы ял паркы, Сарманның Татар Илеге елгасы буенда булачак ял итү урыны да, озакламый, агачлар үсеп китеп, яшеллеккә чумар. Акциядә алты йөзгә якын кеше катнашты, 16 меңнән артык үсенте утыртылды.

Шулай да урманчыларның бу эшкә үз карашы бар. Төп эшне алар апрельдә үк, чәчү башланганчы бетерәләр. Түбән Кама урманчылыгының Ләке участогы урманчысы Владимир Муханов, акция көнендә символик рәвештә, инде иң соңгы мәйданнарда утыртабыз, ди. Символик төстә диюе дә Мостафин ягындагы урманда ике гектардан артык мәйдан булып чыкты. Ә бер гектарга 4000 ләп үсенте утыртыла икән. Татар Илеге елгасы буенда 1,5 гектар мәйданда үсентеләр дә шушы урманчылык ярдәмендә утыртылган.

Мәгълүм җырда, без утырткан өчен биреп яшьлек көчен, җиңәр алар хәтәр җилләрне, дип җырлана бит. Бу юлы утыртылган үсентеләрнең дә киләчәктә шаулап утырган урман булуын күрергә язсын.

Минзөлфия Сәлахова, Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йорты директоры:

- «Урман утырту көне» акциясеннән безнең коллектив та читтә калмады. Бездә ул «Җиңү урманы» экологик-патриотик проекты кысаларындагы эшләрне дәвам итү булды. Интернат-йорт территориясендә Ветераннар аллеясы булдырыла: анда беседка урнаштырылды, юллар ясала, агачлар утыртыла. Шимбә көнне узган акция вакытында да шул аллеяга утыз биш төп чыршы утыртылды. Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, социаль яклау бүлеге начальнигы Гөлнара Хуҗина, бистәнең ветераннар советы рәисе Сания Гыйззәтова, күзәтү советы, Азнакай урманчылыгының Җәлил участогы вәкилләре, волонтерлар, интернат-йортта яшәүче тыл ветераннары, хезмәткәрләребез катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев