САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район халкы пенсияне дәүләт ярдәмендә софинанслау программасында катнаша

Пенсияне дәүләт ярдәмендә софинанслау Программасы: республикада катнашучылар 600 меңгә якын, Сарман районы халкы - 1450. Программага керу өчен гариза бирүнең соңгы көне - 2014 елның 31декабренә пенсияне софинанслау Программасына 587,6 мең татарстанлы, 1450 райондаш кергән. 2014 елда Программада катнашучы татарстанлылар үзләренең счетларына 556,2 млн. сум, райондашлар - 5963,4 мең сум...

Пенсияне дәүләт ярдәмендә софинанслау Программасы: республикада катнашучылар 600 меңгә якын, Сарман районы халкы - 1450.

Программага керу өчен гариза бирүнең соңгы көне - 2014 елның 31декабренә пенсияне софинанслау Программасына 587,6 мең татарстанлы, 1450 райондаш кергән.

2014 елда Программада катнашучы татарстанлылар үзләренең счетларына 556,2 млн. сум, райондашлар - 5963,4 мең сум акча керткәннәр. Взнослар кертү буенча 2013 ел рекордлы булып кала - Татарстан буенча - 727,8 млн. сум, район буенча - 6519,5 мең сум. Чагыштыру өчен Программада катнашучылар 2012 елда Татарстан буенча - 215,1 млн. сум, район буенча - 3584,6 мең сум акча керткәннәр. 2015 елда татарстанлылар 22,2 млн. сум, сарманлылар 579,8 мең сум күләмендә взнос керткәннәр инде.

2014 елда күчкән взнослар эченнән хезмәткәрләре өчен 2,3 млн. сумын Программада өченче як булып торучы эш бирүчеләр күчергәннәр.

Программага Республика буенча 14 яшьтән югары гражданнарның 20% ы, район буенча - 4% ы катнаша. Программа эшли башлаган көннән башлап, булачак тупланма пенсияләрен арттыру максатыннан, татарстанлылар барысы 1,9 млрд. сум, райондашлар 16647 мең сум күләмендә акча керткәннәр.

Исегезгә төшерәбез, Программа шартлары буенча 2015 елның 31 гыйнварына кадәр киләчәктә булачак пенсияләре өчен елга 2 мең сумнан 12 мең сумга кадәр взнос керткәннәргә дәүләт тә шул ук күләмдә взнос күчерә. Беренчел взнос керткән елдан башлап Программа 10 ел дәвамында эшли. Шул ук вакытта закон Программага кереп бер тапкыр взнос күчергәннәргә взнос түләүне туктатырга яисә үзенә уңайлы вакытта яңадан түли башларга мөмкинлек бирә.

Взносларны банк яисә эш бирүче аша күчерергә мөмкин. Банк аша күчергәндә түләү квитанцияләрен яшәү урынындагы Пенсия фонды идарәсеннэн, банкның үзеннән, яисә Пенсия фонды сайтыннан алырга була. Эш бируче аша түләгәндә, эшләгән җиреңнең бухгалтериясенә хезмәт хакыңнан күпме взнос кучерергә теләвең турында ирекле рәвештә гариза языла.

Программа кысаларында взносларны Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре www.uslugi.tatarstan/ru порталы аша да күчерергә мөмкин.

Әлеге мәгълүматлар турында тулырак итеп www.pfrf.ru сайтыннан һәм гражданнарга киңәш бирү Үзәгеннән 8 800 510-55-55(тәүлек әйләнәсенә, Россия буенча бушка), район буенча (85559)2-43-08, (85559)2-47-85 телефоннары аша белергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев