САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район халкы пенсионер статусын онлайн-сервис аша раслый ала

2015 елның гыйнварь аеннан "Иминият пенсияләре турында" федераль кануны үз көченә керде. Әлеге канун пенсия исәпләү, билгеләү, яңадан исәпләү, төзәтмәләр кертү, пенсия билгеләү өчен мөрәҗәгать итү өлкәсендә яңа кагыйдәләр нигезендә эшләүне күздә тота. Яңа кагыйдәләр нигезендә пенсия таныклыклары тапшыру каралмаган. Яңалыклар картлык буенча, шул исәптән вакытыннан алда пенсиягә чыккан, караучысын...

2015 елның гыйнварь аеннан "Иминият пенсияләре турында" федераль кануны үз көченә керде. Әлеге канун пенсия исәпләү, билгеләү, яңадан исәпләү, төзәтмәләр кертү, пенсия билгеләү өчен мөрәҗәгать итү өлкәсендә яңа кагыйдәләр нигезендә эшләүне күздә тота. Яңа кагыйдәләр нигезендә пенсия таныклыклары тапшыру каралмаган. Яңалыклар картлык буенча, шул исәптән вакытыннан алда пенсиягә чыккан, караучысын югалтканлык яки инвалидлык буенча 2015 елдан башлап пенсиягә киткәннәргә генә кагыла.

Кануннарның үзгәрүе татарстанлыларның социаль хокукларын тормышка ашыруга тәэсир итми. Пенсионерга статусын раслау өчен документ кирәк булганда Пенсия фонды органнары пенсия билгеләү, аның күләме һәм вакыты турында справка бирә.

Пенсионер статусын раслау өчен сез гражданинның шәхси кабинеты аша яисә әзер справканы алу өчен клиентлар белән эшләү бүлегенә бер генә тапкыр мөрәҗәгать итеп онлайн сервис ярдәмендә кирәкле справкага заказ бирә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев