Район халкы күренекле шәхесләр белән очрашачак
27 мартта Сарман районында «Казан утлары» журналы көне үткәрелә. Чара 11.00 сәгатьтә - Ләке авылы мәдәният йортында, 14.00 сәгатьтә Сарман балалар сәнгать мәктәбендә уздырылачак. Катнашалар: - Илфак Ибраһимов (Мөхәммәт Мирза) - "Казан утлары" журналының баш мөхәррире, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь; -...
27 мартта Сарман районында «Казан утлары» журналы көне үткәрелә. Чара 11.00 сәгатьтә - Ләке авылы мәдәният йортында, 14.00 сәгатьтә Сарман балалар сәнгать мәктәбендә уздырылачак.
Катнашалар:
- Илфак Ибраһимов (Мөхәммәт Мирза) - "Казан утлары" журналының баш мөхәррире, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь;
- Рамил Ханнанов - филология фәннәре кандидаты, галим;
- Камил Кәримов -ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Гамил Авзал, Фатих Хөсни исемендәге әдәби премияләр лауреаты, сатирик язучы, күләмле романнар авторы;
- Фәнил Гыйләҗев - "Казан утлары" журналының бүлек мөхәррире, шагыйрь.
- Роберт Батуллин (Рабит Батулла) - Татарстанның халык язучысы, ТРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, прозаик, ТРның беренче Президенты Минтимер Шәймиевка багышланган "Илбашы" китабының авторы.
Керү ирекле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев