САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район халкы җиләк җыя

Бы­ел җи­ләк ир­тә­рәк өл­гер­де сы­ман. 20 июнь ти­рә­лә­рен­дә ин­де җи­ләк җы­яр­га яра­ту­чы­лар ара­сын­да "Җи­ләк пе­шә баш­ла­ган", - ди­гән сүз­ләр ише­те­лә баш­ла­ган иде ин­де. Хә­ер, бе­тәр, дип уй­лый­лармы, әл­лә ты­ел­гы­сыз бер дәрт­кә әй­лән­гән җи­ләк җыю те­лә­ген ба­са ал­мый­лар иде ми­кән, җи­ләк­не баш­ка ел­лар­да да пе­шәр-пеш­мәс чак­та ук җыя баш­лау­чы­лар бу­ла иде....

Бы­ел җи­ләк ир­тә­рәк өл­гер­де сы­ман. 20 июнь ти­рә­лә­рен­дә ин­де җи­ләк җы­яр­га яра­ту­чы­лар ара­сын­да "Җи­ләк пе­шә баш­ла­ган", - ди­гән сүз­ләр ише­те­лә баш­ла­ган иде ин­де. Хә­ер, бе­тәр, дип уй­лый­лармы, әл­лә ты­ел­гы­сыз бер дәрт­кә әй­лән­гән җи­ләк җыю те­лә­ген ба­са ал­мый­лар иде ми­кән, җи­ләк­не баш­ка ел­лар­да да пе­шәр-пеш­мәс чак­та ук җыя баш­лау­чы­лар бу­ла иде.
Бу нигъ­мәт­не әл­лә ни ос­та җы­ю­чы бул­ма­сам да, мин дә июнь­нең соң­гы көн­нә­ре­нең бер­сен­дә ада­шым - ос­та җи­ләк­че Зөл­фия апа­га ия­рер­гә җөрь­әт ит­тем.

Авыл­ны чы­гып, ба­су юлы буй­лап бе­раз ба­ру­га, сул­га бо­рыл­дык. Ка­таш Ка­ран­ның тау итә­ге­нә сы­е­нып утыр­ган­лы­гын бе­лә идем, әм­ма ул тау­лар­ның га­җә­еп ма­тур­лы­гын мо­ңа ка­дәр якын­нан күр­гә­нем юк иде. Исе­ме ка­ян алын­ган­дыр, бу тау­лар Ка­ла тау дип ата­ла­лар. Әл­лә ни би­ек бул­ма­са­лар да, тү­бә­лә­рен­нән бө­тен әй­лә­нә-ти­рә уч тө­бен­дә­ге­дәй кү­ре­неп то­ра. Ә баш очын­да гы­на га­җә­еп ма­тур ап-ак кау­рый-кау­рый бо­лыт­лар йө­зә.

Ка­таш­ка­ран­лы­лар әй­тү­ен­чә, кай­сы­дыр су­гыш ва­кы­тын­да бу тау кү­зә­тү пунк­ты бу­лып фай­да­ла­ныл­ган. Ан­нан соң су­гыш ел­ла­рын­да би­ре­дә бик шәп пи­том­ник бул­ган, бик шәп агач­лар үс­кән. Аның өчен җа­вап­лы рус ха­ты­ны бик мәр­хә­мәт­ле, ке­ше­лек­ле ке­ше бул­ган, кү­рә­сең - ач, ялан­гач су­гыш ел­ла­рын­да ха­лык­ка агач­лар­ны утын­га ки­сәр­гә рөх­сәт бир­гән. "Мин күр­мә­гән­дә ки­се­гез, үзем җа­вап би­рер­мен", - дип әй­тә тор­ган бул­ган. Мо­ның бе­лән ул күп ке­ше­ләр­не, бәл­ки, ач-ялан­гач үлем­нән дә алып кал­ган­дыр.

Ә хә­зер би­ре­дә - бик шәп җи­ләк­лек. Зөл­фия апа­га ия­реп ял­гыш­ма­ган­мын, бу тау итәк­лә­ре­нә кө­не буе ди­яр­лек ко­яш ка­рап тор­ган­га­мы, җи­ләк ин­де би­ре­дә өл­гер­гән, нәкъ ме­нә җы­яр ча­гы җит­кән иде. Мин үзем бу нигъ­мәт­не йө­ге­реп йө­реп җыя ал­мыйм. Җи­ләк­ле­рәк бе­рәр урын­ны та­бам да, кем әйт­меш­ли, уты­рып җы­ям. Әл­бәт­тә, мо­ның өчен җи­ләк­нең күп бу­луы ки­рәк. Ә Ка­ла тау нәкъ ме­нә шун­дый урын бу­лып чык­ты да. Шул бер утыр­ган җир­дән ун-ун­биш адым­нан да ерак кит­ми­чә, ике-өч сә­гать эчен­дә җи­де литр­лы чи­ләк­не ту­ты­рып та куй­дым. Ура! Зөл­фия апа үзем­не мак­тап та ал­ды:

- Җи­ләк җыя бе­лә­сең икән. Бул­дыр­дың!

Хә­ер, ми­нем уңыш­та Зөл­фия апа­ның кы­зы Ли­ли­я­нең дә өле­ше бар. Кая, тау­ның кай ягы­на ба­ру­ны Зөл­фия апа хәл ит­сә, йө­ге­рә-йө­ге­рә, без­гә иң күп җи­ләк­ле урын­ны та­бып би­рү­че Ли­лия бул­ды. Ул без­не җи­ләк­ле урын­га утыр­тып куй­ды да, үзе бө­тен әй­лә­нә-ти­рә­не ай­кап чык­ты. Мон­да бет­кәч, та­гын ка­ян җы­яр­га бу­ла? Аның киң кү­ңел­ле­ле­ге­нә, без­нең өчен дә җа­вап­лы­лык тою­ы­на сок­лан­дым.

Җи­ләк ке­нә җы­еп кал­ма­дык, Ка­ла тау итә­ге ту­лы - чам­быр үлә­не. Ли­лия исә аны "ис­ле гөл" дип ата­ды. Ис­ле гөл бо­рын­гы за­ман­нар­дан бир­ле культ, та­бы­ну бил­ге­се бул­ган. Аны бо­рын­гы Гре­ция һәм Рим аль­тар­ла­рын­да як­кан­нар, ул җә­ел­гән яс­ле­гә яшь ба­ла­ны сал­ган­нар, аны яман көч­ләр­не җи­ңү, рух­ны ны­гы­ту өчен кул­лан­ган­нар. Шот­лан­ди­я­ле­ләр су­гыш­ка ке­рер ал­дын­нан аның чә­ен эч­кән­нәр. Ә ур­та га­сыр­ның нә­фис ту­таш­ла­ры үз­лә­ре­нең ры­царь­ла­ры ки­е­ме­нә чам­быр бо­та­гын чик­кән­нәр. Һәр­бер ка­зак су­гыш­ка ки­тәр ал­дын­нан бу тыл­сым­лы үлән­нең кеч­ке­нә ге­нә бо­та­гын бул­са да үзе бе­лән ал­ган.
Чам­быр­ның дә­ва­лау үз­лек­лә­ре дә би­хи­сап. Ул көч­ле бак­те­ри­цид үз­лек­кә ия. Аны се­бер тү­лә­мә­се, тиф, ту­бер­ку­лез та­як­чык­ла­ры­на кар­шы кул­лан­ган­нар. Бе­рен­че бө­тен­дөнья су­гы­шы ва­кы­тын­да аның бе­лән хи­рур­гия инст­ру­мент­ла­рын эш­кәрт­кән­нәр. Ул де­зин­фек­ция өчен фай­да­ла­ны­ла тор­ган хи­мик мат­дә­ләр­дән ун­нар­ча тап­кыр көч­ле­рәк.

Чам­быр­ны шу­лай ук мат­дә­ләр ал­ма­шы бо­зыл­ган­да, бу­ын­нар авырт­кан­да, нерв авы­ру­ла­ры ва­кы­тын­да, йо­кы­сыз­лык­тан, баш авыр­ту­дан, шеш­не, кок­лю­ш ва­кы­тын­да көч­ле ютәл­не бе­те­рү, авыр­ту­ны ба­су өчен кул­ла­нган­нар. Ул ван­на­лар­га ку­шы­ла, комп­ресс итеп фай­да­ла­ны­ла, ке­ше аңын җуй­ган­да, на­ша­тырь спир­тын алыш­ты­ра. Ә ме­нә йөк­ле ха­ным­нар­га, кал­кан­сы­ман биз, ба­выр, бө­ер авы­ру­ла­ры, арит­мия ва­кы­тын­да аны бик сак кул­ла­ныр­га ки­рәк.

Чам­быр­ны май аен­нан алып ав­густ­ка ка­дәр җы­я­лар, кү­лә­гә­дә кип­те­рә­ләр.

Җи­ләк җыю тә­мен бер та­ты­ган ке­ше, га­дәт­тә, җи­ләк­кә бер ба­ру бе­лән ге­нә чик­лән­ми. Икен­че ял­лар җи­тү­гә, кү­ңел та­гын хуш ис­ле бо­лын­га, кау­рый бо­лыт­лар йөз­гән күк ас­ты­на аш­кы­на. Без­нең ха­лык киң кү­ңел­ле, га­җә­еп юмарт. "Җи­ләк­кә ба­ра­сы ки­лә", - дип, бер танышыма шалтыраттым. "Мин хә­зер ма­ши­на эз­ләп ка­рыйм, тап­сам, сез­не алып ба­рам", - ди­де ул. Тап­мый­мы соң! Го­му­мән, аның ку­лын­нан кил­мә­гән эше юк. Һәм җи­ләк­кә дә кем­не ге­нә алып бар­мый кал­ды икән ул?

Аның бе­лән Сар­ман­ның икен­че ягы­на - ПМК­ны үт­кәч, Ка­ра­ма­лы­га ба­ра тор­ган юл­ның уң ягын­да­гы уй­су­лык­ка ба­рыр­га бул­дык. Уңай­лы да, якын да. Бу юлы шул 4-5 квад­рат метр җир­дән бер дә куз­гал­мый, һәр­кай­сы­быз та­гын җи­де­шәр литр җи­ләк җый­дык. Җи­ләк җы­ю­дан биг­рәк, күп­ме кү­ңел кү­тә­рен­ке­ле­ге, ях­шы кә­еф ал­дык.

Җи­ләк­не тау итә­ген­нән җый­сак, ас­та - уй­су­лык­та - на­рат­лык. Көн­нәр шу­шы­лай җы­лы то­рып, яң­гыр­лар баш­ла­ну­га, би­ре­гә гөм­бә­че­ләр агы­ла баш­лый.

Хә­ер, әле җи­ләк се­зо­ны бе­тәр­гә дә ир­тә­рәк. Бу ял­лар­да явып үт­кән яң­гыр­лар­дан соң, җи­ләк­че­ләр ка­бат җиң сыз­га­на­чак­лар. Әм­ма бы­ел җиң сыз­га­ну бик үк дө­рес тү­гел, ди­ләр бел­геч­ләр. Май ур­та­сын­нан баш­лап, рес­пуб­ли­ка­да елан ча­гып хас­та­ха­нә­ләр­гә дис­тә­ләр­чә ке­ше мө­рә­җә­гать ит­кән. Ә без­нең ра­йон­да - бу хәл 3 июль­дә бул­ган - 1 ке­ше. Ашы­гыч яр­дәм бү­ле­ген­нән алын­ган мәгъ­лү­мат­лар­га ка­ра­ган­да, аңа тиз ара­да яр­дәм күр­сә­тел­гән.

Җи­ләк­не җыю гы­на тү­гел, аны эш­кәр­тер­гә дә ки­рәк бит әле. Аны җый­ган­нан соң, 1-1,5 тәү­лек­тән дә кал­мый эш­кәр­тер­гә ки­рәк. Җи­ләк­не юмау ях­шы. Ка­сә яф­рак­чык­ла­рын өз­мә­сә­гез дә бу­ла.

Җи­ләк­ле җәй­ләр ки­лә­се ел­га җи­тәр­лек кү­ңел кү­тә­рен­ке­ле­ге бир­сен. Рәх­мәт, Ка­ла тау! Рәх­мәт, уй­су­лык!

БЕЛ­ГЕЧ СҮ­ЗЕ

Әнү­зә МӘҮ­ЛӘ­ВИ­Е­ВА, та­биб:

- Рес­пуб­ли­ка­да агу­лы елан­нар­ның ике тө­ре - зә­һәр (агу­лы) һәм җиз (ба­кыр) ел­ан­нар бар. Алар бе­рен­че бу­лып һө­җүм ит­ми­ләр, үз­лә­ре­нә кур­кы­ныч яна­ган­ны сиз­сә­ләр ге­нә, агу­ла­рын чә­чә­ләр. Елан­га тап бул­са­гыз, бас­кан уры­ны­гыз­да, елан шу­ы­шып ки­теп бар­ган­чы, тик ке­нә ба­сып то­рыр­га ки­рәк. Шу­лай да ча­га ка­ла икән, тиз ара­да якын­да­гы ме­ди­ци­на уч­реж­де­ни­е­се­нә ашы­гы­гыз. Ки­е­неп ке­нә елан ча­гу­дан сак­ла­нып бул­мый. Шу­лай да бо­лын­га, ур­ман­га озын җиң­ле, озын ба­лак­лы ки­ем­нәр кию ях­шы­рак. Бы­ел бө­җәк­ләр дә усал­рак теш­ли­ләр, агу­лы­ла­ры да бар.

Ә җир җи­лә­ге­нә кил­гән­дә, ул ап­пе­тит­ны, азык эш­кәр­тү про­цес­сын ях­шыр­та, су­сау­ны ба­са, аз­кан­лы­лык­ны ки­сә­тә, аш­ка­за­ны-эчәк­лек­ләр­нең эш­чән­ле­ге бе­лән бәй­ле ял­кын­сы­ну­лар, бө­ер, йө­рәк, ви­рус­лы авы­ру­лар ва­кы­тын­да, су-тоз ал­ма­шы бо­зыл­ган­да фай­да­лы. Шу­ны да ис­тә то­тар­га ки­рәк: җи­ләк - ал­лер­ген. Шу­ңа кү­рә аны сөт ри­зык­ла­ры бе­лән кул­ла­ну ях­шы. Аш­ка­за­ны со­гы кис­ло­та­лы­лы­гы юга­ры бул­ган, йөк­ле һәм ба­ла име­зү­че ха­тын­нар­га, кеч­ке­нә ба­ла­лар­га аны сак­лык бе­лән кул­ла­ныр­га ки­ңәш ите­лә.

Җир җи­лә­ген эш­кәр­тү­нең иң га­ди ысу­лы - ка­ты­рыр­га кую. Аны мах­сус па­кет­лар­да зур бул­ма­ган пор­ци­я­ләр­дә сак­лау ях­шы. Ка­тыр­ган­да, су боз­га әй­лән­гән­лек­тән, са­выт­лар­ны нык ту­тыр­ма­гыз.
Ши­кәр­дә­ге җи­ләк. Аны әзер­ләү дә кат­лау­лы тү­гел. Җи­ләк­не ка­сә яф­рак­чык­ла­рын­нан чис­тар­ты­гыз, 1 ки­ло­га 2 ки­ло ши­кәр ко­мы алып, бер­гә бу­та­гыз. Ак­рын гы­на җы­лы­тып, кай­на­тып чы­га­ры­гыз һәм бан­ка­лар­га ту­ты­ры­гыз. Мон­дый кай­нат­ма кыш буе сак­ла­на­чак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев