САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район халкы Дәүләт Думасына көчле Татарстан командасы узсын өчен тавыш бирәчәк

Ел­ның мө­һим ва­кый­га­сы ал­дын­да то­ра­быз: 18 сен­тябрь­дә Дәү­ләт Ду­ма­сы­на сай­лау­лар уза­чак. Рес­пуб­ли­ка­быз Пре­зи­ден­ты Рөс­тәм Миң­не­ха­нов бу сай­лау­лар­ны Та­тарс­тан өчен Пар­ла­мент­ка Рес­пуб­ли­ка ко­ман­да­сын вә­кил итеп җи­бә­рү дип ата­ды. Ни­ка­дәр күб­рәк та­тарс­тан­лы­лар та­выш би­рә, Дәү­ләт Ду­ма­сын­да рес­пуб­ли­ка­дан шул­ка­дәр күб­рәк де­пу­тат­лар эш­лә­я­чәк. Ди­мәк, ан­да Та­тарс­тан­ның тот­кан уры­ны ны­га­я­чак. Шу­ңа кү­рә без­нең һәм­мә­без­гә 18...

Ел­ның мө­һим ва­кый­га­сы ал­дын­да то­ра­быз: 18 сен­тябрь­дә Дәү­ләт Ду­ма­сы­на сай­лау­лар уза­чак. Рес­пуб­ли­ка­быз Пре­зи­ден­ты Рөс­тәм Миң­не­ха­нов бу сай­лау­лар­ны Та­тарс­тан өчен Пар­ла­мент­ка Рес­пуб­ли­ка ко­ман­да­сын вә­кил итеп җи­бә­рү дип ата­ды. Ни­ка­дәр күб­рәк та­тарс­тан­лы­лар та­выш би­рә, Дәү­ләт Ду­ма­сын­да рес­пуб­ли­ка­дан шул­ка­дәр күб­рәк де­пу­тат­лар эш­лә­я­чәк. Ди­мәк, ан­да Та­тарс­тан­ның тот­кан уры­ны ны­га­я­чак. Шу­ңа кү­рә без­нең һәм­мә­без­гә 18 сен­тябрь­дә сай­лау учас­ток­ла­ры­на ки­лер­гә һәм үз та­вы­шы­быз­ны би­рер­гә ки­рәк.

Фә­рит Хөс­нул­лин, му­ни­ци­паль ра­йон баш­лы­гы:

- Сай­лау­лар­да кат­на­шып, де­пу­тат­лык­ка кан­ди­дат­лар өчен үз та­вы­шы­быз­ны би­рү - рес­пуб­ли­ка өчен та­выш би­рү, ди­гән сүз ул. Дәү­ләт Ду­ма­сын­да Та­тарс­тан­ның күп­сан­лы һәм көч­ле вә­кил­ле­ген бул­ды­ру без­гә фе­де­раль дә­рә­җә­дә рес­пуб­ли­ка, ди­мәк, ра­йон мән­фә­гать­лә­рен уңыш­лы як­лау мөм­кин­ле­ге би­рә­чәк. Ә бу рес­пуб­ли­ка­ның, шул исәп­тән ра­йон­ның, фе­де­раль прог­рам­ма­лар­да кат­на­шып, фе­де­раль бюд­жет­тан ак­ча­лар җә­леп итү­е­нә һәм әһә­ми­ят­ле про­ект­лар­ны тор­мыш­ка ашы­ру өчен за­кон­нар­ны ка­мил­ләш­те­рү­гә ни­гез бу­лып то­ра. Та­тарс­тан ко­ман­да­сы Дәү­ләт Ду­ма­сын­да рес­пуб­ли­ка­ның төр­ле өл­кә­ләр­дә­ге уңыш­лы тәҗ­ри­бә­сен дә тәкъ­дир итә ала­чак. Рес­пуб­ли­ка прог­рам­ма­ла­ры без­нең ра­йон­да да уңыш­лы тор­мыш­ка ашы­ры­ла. Нә­ти­җә­дә авыл­ла­ры­быз яшәү өчен уңай­лы­ла­на, сә­ла­мәт­лек­не сак­лау, бе­лем би­рү шарт­ла­ры ях­шы­ра, яңа эш урын­на­ры бар­лык­ка ки­лә. Парк­лар һәм ск­вер­лар яшә­рә, ял итү урын­на­ры ар­та. Бо­лар­ның ба­ры­сын­нан да баш­ка ре­ги­он­нар да үр­нәк алып эш­ли ала. Ә без Ду­ма­га ни­ка­дәр күб­рәк вә­кил­лә­ре­без­не сай­лый ала­быз, алар Та­тарс­тан, ра­йон өчен шул­ка­дәр күб­рәк эш­лә­я­чәк. Шу­ңа да бу сай­лау­лар­да һәр­бе­ре­без­нең та­вы­шы мө­һим.

Рә­ис Га­тин, 2нче сан­лы ба­ла­лар һәм яшүс­мер­ләр спорт мәк­тә­бе ди­рек­то­ры:

- Сай­лау­лар­да кат­на­шу - һәр­бе­ре­без­нең граж­дан­лык бу­ры­чы, дип са­ныйм. Мин бар­ма­сам, син бар­ма­саң, кем ба­рыр­га ти­еш сай­лау­лар­га? Шу­лай бул­гач, ба­рыйк, та­выш­ла­ры­быз­ны би­рик. Һәр­кем, бил­ге­ле, йө­рә­ге куш­кан­ча сай­лар­га ти­еш: кем­нең­дер ма­тур сүз­ләр сөй­лә­ве­нә ка­рап тү­гел, ә күр­сәт­кән эш­лә­ре­нә ка­рап. Без­нең Җә­лил бис­тә­се хал­кы 18 сен­тябрь­дә уза­чак сай­лау­лар­да ак­тив кат­на­шыр, дип уй­лыйм. Чөн­ки без­дә ал­дын­гы ка­раш­лы, сә­я­сәт бе­лән кы­зык­сы­на тор­ган, ил­нең ки­лә­чә­ге өчен би­та­раф бул­ма­ган ке­ше­ләр яши. Рес­пуб­ли­ка­да­гы уңай үз­гә­реш­ләр­не үзе­без­нең бис­тә ми­са­лын­да да ачык то­я­быз. Спорт бе­лән шө­гыль­лә­нү өчен дә бө­тен мөм­кин­лек­ләр бар: бер ди­гән спорт са­рай­ла­ры, мәй­дан­чык­ла­ры, йө­ге­рү, чаң­гы юл­ла­ры... Төр­ле бәй­ге­ләр­дә ал­ган җи­ңү­лә­ре­без дә ку­ан­ды­ра. Мин үзем сай­лау­лар­га бер­сүз­сез ба­рам һәм кем өчен та­выш би­рә­чә­гем­не ин­де хәл итеп куй­дым.

Аль­берт Шә­ри­пов, ра­йон авыл ху­җа­лы­гы һәм азык-тө­лек ида­рә­се на­чаль­ни­гы:

- Бү­ген­ге яшә­е­ше­без­дән мин ка­нә­гать­мен. Хез­мәт­тәш­лә­рем, дус­лар, ту­ган­нар да ра­йон­да, рес­пуб­ли­ка­да алып ба­ры­ла тор­ган сә­я­сәт­не хуп­лый­лар. Авыл ху­җа­лы­гын гы­на алы­гыз: соң­гы ел­лар­да күп­ме ин­вес­ти­ци­я­ләр кер­тел­де, үз эшен ачу­чы­лар­га, га­и­лә биз­не­сын бул­ды­ру­чы­лар­га нин­ди мөм­кин­лек­ләр ту­ды­ры­ла. Мон­дый уңай үз­гә­реш­ләр, кай­сы тар­мак­ны ал­саң да, - би­хи­сап. Әле ал­га куй­ган план­на­ры­быз - та­гын да зур­рак. Мин сай­лау­лар­га ме­нә шул үз­гә­реш­ләр тук­тал­ма­сын, дә­вам ит­сен, тор­мыш-көн­кү­ре­ше­без та­гын да ях­шыр­сын, ил-көн­нәр имин бул­сын, ди­гән те­ләк бе­лән та­выш би­рер­гә ба­рам һәм бар­лык ра­йон­даш­лар­ны сай­лау­лар­да кат­на­шып, дө­рес итеп та­выш би­рер­гә ча­кы­рам.

18 сен­тябрь­дә ра­йон­да 43 сай­лау учас­то­гы эш­лә­я­чәк. Та­выш би­рү 8.00 сә­гать­тән 20.00 сә­гать­кә ка­дәр ба­ра­чак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев