САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район халкы өчен чын дуслык нинди мәгънәгә ия?

9 июнь­дә үзен­чә­лек­ле, рәс­ми бул­ма­ган бәй­рәм - Ха­лы­ка­ра дус­лар кө­не бил­ге­ләп үте­лә. Дус­лык - ке­ше­ләр ара­сын­да­гы мө­нә­сә­бәт­ләр­нең иң күр­кә­ме­дер, мө­га­ен. Җыр­лар­да да «Дус­тың бул­са, шун­дый бул­сын - си­нең өчен үләр­лек» дип, юк­ка гы­на җыр­ла­мый­лар­дыр. Әле­ге бәй­рәм ал­дын­нан без га­зе­та уку­чы­ла­ры­быз ара­сын­да «Сез­нең­чә, чын дус­лык нәр­сә ул?» ди­гән со­раш­ты­ру үт­кәр­дек. Ре­зи­дә...

9 июнь­дә үзен­чә­лек­ле, рәс­ми бул­ма­ган бәй­рәм - Ха­лы­ка­ра дус­лар кө­не бил­ге­ләп үте­лә. Дус­лык - ке­ше­ләр ара­сын­да­гы мө­нә­сә­бәт­ләр­нең иң күр­кә­ме­дер, мө­га­ен. Җыр­лар­да да «Дус­тың бул­са, шун­дый бул­сын - си­нең өчен үләр­лек» дип, юк­ка гы­на җыр­ла­мый­лар­дыр. Әле­ге бәй­рәм ал­дын­нан без га­зе­та уку­чы­ла­ры­быз ара­сын­да «Сез­нең­чә, чын дус­лык нәр­сә ул?» ди­гән со­раш­ты­ру үт­кәр­дек.

Ре­зи­дә Га­ри­по­ва, Сар­ман авы­лы:

- Чын дус­лык, ми­нем­чә, бер-бе­рең­не яр­ты сүз­дән аң­лау, бер-бе­ре­ңә яр­дәм итү, сер сак­лау. Мин шун­дый дус­тым бу­лу бе­лән бә­хет­ле.

Дус­ла­шу­ы­быз мин кия­ү­гә чык­кач баш­лан­ды. Ә, го­му­мән, без­нең га­и­лә­ләр күп­тән­нән дус­лар. Дө­рес­рә­ге, ка­е­на­на­ла­ры­быз­дан баш­лан­ган ул. Алар бер­гә эш­лә­гән­нәр, дус бул­ган­нар, хәт­та ул­ла­рын - без­нең бу­ла­чак ир­ләр­не бер көн­не ту­дыр­ган­нар. Бер­гә уй­нап үс­кән ма­лай­лар ни­чек дус бул­ма­сын да ха­тын­на­ры ни­чек дус­лаш­ма­сын соң ин­де?! Гел ара­ла­шып, яр­дәм­лә­шеп яши­без. Бер-бе­ре­без­гә сер­лә­ре­без дә сыя.

Ро­за Шәй­гар­да­но­ва, Шәр­лә­рә­мә авы­лы:

- Дус­лар шат­лы­гың­ны да, кай­гың­ны да ти­гез ур­так­ла­шыр­га ти­еш­ләр. Бер-бе­ре­ңә яр­дәм итү дә - дус­лык­ның бер ча­гы­лы­шы. Ал­ла­га шө­кер, авыл­да да, ра­йон үзә­ген­дә дә дус­ла­рым бар. Алар ми­ңа ту­ган­на­рым ке­бек якын. Дус­лык - бер-бе­рең­не хөр­мәт итү­гә, бер-бе­рең ту­рын­да сүз йөрт­мәү­гә дә ни­гез­лә­нә. Ми­нем эч сер­лә­рем­не сак­лый тор­ган чын дус­тым да бар, ан­дый­лар бе­рәү ге­нә бу­ла.

Нур­си­нә Ка­ма­лет­ди­но­ва, Сар­ман авы­лы:

- Дус­тың­ның кем икә­нен әйт­сәң, мин си­нең кем­ле­гең­не әй­тер­мен, ди­ләр бит. Чын дус - си­не чын мәгъ­нә­сен­дә якын итә, хөр­мәт итә тор­ган, нин­ди ва­кыт­та да та­я­на алыр­дай, эч сер­лә­рең­не ур­так­ла­ша алыр­дай ке­ше ул, ми­нем­чә. Ан­нан, ул си­нең нин­ди ха­ләт­тә бу­лу­ың­ны күз ка­ра­шың­нан ук сизәргә, тор­мыш хә­лең­не аң­лап, ки­рәк икән, төн ур­та­сын­да да яр­дәм­гә ки­лер­гә ти­еш.

Ил­нур, Сар­ман:

- Мин, «Дус­лык» сү­зе бик зур мәгъ­нә­гә ия, дип са­ныйм. Бө­тен ке­ше­не дә «дус» дип атап бул­мый, алар­ны ае­ра бе­лер­гә ки­рәк. Якын дус бер ге­нә бу­ла, кал­ган­на­ры - ях­шы та­ныш­лар, ди­им­ме. Үзем якын дус­тым өчен бар нәр­сә­гә дә әзер, аңа һәр­ва­кыт яр­дәм­гә ки­ләм. Ул да җа­вап­сыз кал­мый. Без аның бе­лән бә­лә­кәй чак­тан ук бер­гә.

Сүз уңаеннан

Әле­ге да­та уңа­ен­нан без ВКон­так­те чел­тә­рен­дә­ге «Сар­ман»: иң яңа хә­бәр­ләр» төр­ке­мен­дә «Дус­лар бе­лән - кү­ңел­ле!» дип исем­лән­гән фо­то­кон­курс та игъ­лан ит­кән идек. Аңа фо­то­лар, ни­гә­дер, ба­ла­лар­дан гы­на ки­лә. Кон­кур­сы­быз дә­вам итә, ак­тив бу­лы­гыз, әле, хөр­мәт­ле га­зе­та уку­чы­ла­ры­быз.

Фотода - Колмәт авылыннан аерылмас дуслар Зилә Шәймөхәммәтова белән Нәзилә Шәйгалләмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев