САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Район халкы Африка чумасыннан сакланырга тиеш

Татарстан Республикасы буенча "Россельхознадзор" идарәсе август аенда Чувашия республикасында Африка чумасы очрагы расланганлыгын хәбәр итә. Авыру чыганагыннан 100 километр радиуста Татарстанның Чүпрәле һәм Кайбыч районнары урнашкан. Ел башыннан алып бу мәкерле авыру Россиянең 21 субъектында 168 тапкыр "баш калкыткан". Африка чумасы - йорт дуңгызларында һәм кыргый кабаннарда була торган югары...

Татарстан Республикасы буенча "Россельхознадзор" идарәсе август аенда Чувашия республикасында Африка чумасы очрагы расланганлыгын хәбәр итә. Авыру чыганагыннан 100 километр радиуста Татарстанның Чүпрәле һәм Кайбыч районнары урнашкан.

Ел башыннан алып бу мәкерле авыру Россиянең 21 субъектында 168 тапкыр "баш калкыткан". Африка чумасы - йорт дуңгызларында һәм кыргый кабаннарда була торган югары дәрәҗәдәге йогышлылыктагы авыру. Татарстан Республикасы буенча "Россельхознадзор" идарәсе әлеге терлекләрне асраучы шәхси хуҗалык башлыкларыннан аеруча сак булуларын сорый. Бу авыруга шик туган очракта тиз арада ветеринария хезмәте белгечләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Авыруны кисәтү буенча сораулар туса, ветеринария күзәтчелеге органнарына шалтыратырга мөмкин: (843) 277-69-57.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев