Район газеталарына язылу тәмамланырга санаулы гына көннәр калып бара

Газетага язылып калырга, бүләк отарга ашыгыгыз, кадерле дуслар!

Хөрмәтле райондашлар! Район газеталары “Сарман” һәм “Новый Сарман”га язылу тәмамланырга санаулы гына көннәр калып бара. Аларга 27 июньгә кадәр язылырга мөмкин. Шуңа күрә ашыгыгыз, хөрмәтле дуслар, “Сарман” һәм “Новый Сарман”сыз калмагыз. Шуның өстенә сезнең өчен тагын бер матур бүләгебез, күңелле сюрпризыбыз бар – 22 июньнән алып 26 июньгә кадәр “Сарман” һәм “Новый Сарман” газеталарына язылучылар арасында иганәчебез ярдәме белән кыйммәтле бүләк уйнатырга булдык. Газетага почта аша да, редакциядән килеп ала торган итеп тә язылырга мөмкин. Шулай итеп, беренчедән, газетага язылып калырга, икенчедән, бүләк отарга ашыгыгыз, кадерле дуслар!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 25 март 2021 - 14:07
    Фирдүс Тямаев Сарайлы авылына кабат кайтачак
  • 4 февраль 2021 - 13:50
    Фирдүс Тямаевтан - «Татарлар» җыры
  • Сез чүп-чарны сортларга бүләсезме? .
    6 кеше тавыш бирде
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар
  • 9 май. Сарманда ветераннарны котлау
  • "Әниләр һәм бәбиләр” Сарман сәхнәсен гөрләтте
  • Сарманда креатив чаналар фестивале үтте
  • Реконструкциядән соң Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге бинасы ачылды
  • Районда Уңыш бәйрәме узды.