САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Район футболчылары тагын җиңү яуладылар

9 сентябрьдә Түбән Мактама бистәсендә Әлмәт муниципаль районы беренчелегенә яшүсмерләр командалары арасында мини-футбол буенча ярышлар уздырылды.

Анда 8 команда катнашты. Безнең район данын Илсур Ганиев тренерлары булган беренче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең ике командасы яклады. Уеннар бик кызыклы үтте. Нәтиҗәдә сарманлыларның бер командасы Чемпион исеменә лаек булды, икенчесе өченче урынны алды. Аерым номинацияләрдә Данил Шәрипов – “Иң яхшы сакчы”, Алмаз Хәсәнов – “Иң яхшы һөҗүмче”, Вилдан Сәлахов, Тимур Кыямов “Иң яхшы уенчы” исемнәренә лаек булдылар. Спортчыларга, аларның әти-әниләренә һәм җанатарларга рәхмәтле тренерлар. Без аларга киләчәктә дә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев