Район егетләре хәрби бурычларын үтәргә киттеләр

.

Бүген районда хәрби хезмәткә язгы чакырылышның соңгысы булды. Районнан – 11, Мөслимнән 7 егет Ватан алдындагы хәрби бурычларын үтәргә юлга кузгалдылар. Аларга Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар Дашгын Гасанов, хәрби хәрәкәтләр ветераны – артиллерия полкының разведка бүлекчәсе командиры Хәлил Миргалимов, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илгизәр Гаделшин булачак солдатларга изге теләкләрен җиткерделәр. Егетләрнең әти-әниләре, туганнары, якыннары, дуслары исән-имин хезмәт итеп кайтуларын, күңелле күрешүләр теләделәр.
- Без хәрби бурычыбызны үтәргә теләп барабыз. Дөньялар тыныч булсын, бер-беребезне ташлашмаска сүз бирәбез, - диделәр егетләр.

Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: