САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Район егетләре билбау алыштылар

Бүген Петровка Завод мәктәбе спортзалында 2001 елгы һәм аннан яшьрәк яшүсмерләр арасында көрәш буенча район беренчелеге үткәрелде.

Анда Сарман урта, Иске Кәшер, Ләшәү Тамак, Петровка мәктәпләреннән, аграр көллияттән һәм Сарман беренче санлы спорт мәктәбеннән укучылар катнаштылар. Сарман урта мәктәбеннән көрәш секциясенә йөрүче 4 класс кызлары Айгөл Гәрәева, Эмилия Хәйрулова да үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Аларга район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев махсус бүләкләр тапшырды. Шунысын да билгеләп үтү урынлы булыр: спорт мәктәбендә Сарман урта мәктәбенең 1 сыйныф кызлары да шөгыльләнә. Билбау көрәше, димәк, кызлар арасында да популярлык казана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев