САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район делегациясе "Патриот" республика спорт-патриотик һәм яшьләрне призывка әзерләү үзәгендә булды

Баш хәрби комиссар Сергей Погодин чакыруы буенча район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева җитәкчелегендәге делегация кичә "Патриот" республика спорт-патриотик һәм яшьләрне призывка әзерләү үзәгендә булдылар. Армия сафларына китүче егетләрне моңа кадәр район хәрби комиссариат бүлегеннән озатсак, бу юлы Казан шәһәрендә урнашкан Җыелу пунктындагы шартлар белән таныштык. Гүзәл Рифкатовна армия хезмәтенә китүче...

Баш хәрби комиссар Сергей Погодин чакыруы буенча район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева җитәкчелегендәге делегация кичә "Патриот" республика спорт-патриотик һәм яшьләрне призывка әзерләү үзәгендә булдылар. Армия сафларына китүче егетләрне моңа кадәр район хәрби комиссариат бүлегеннән озатсак, бу юлы Казан шәһәрендә урнашкан Җыелу пунктындагы шартлар белән таныштык. Гүзәл Рифкатовна армия хезмәтенә китүче егетләргә район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән изге теләкләр юллады һәм пунктка истәлек бүләге - картина тапшырды.

- Картинада кояш сүрәте төшерелгән. Ил-көннәребез, йөргән җирләрегез кояшлы булсын, юлларыгызда яхшы кешеләр генә юлдаш булсын. Әти-әниләрегезнең горурлыгы булып, Ватан алдындагы бурычыгызны намус белән башкарыгыз. Хәерле юл сезгә, егетләр, - диде ул.

Район мәдәният йорты директоры Гөлүсә Галиева җитәкчелегендәге иҗат төркеме чыгышы егетләргә дәрт өстәде, кайда гына хезмәт итсәләр дә, туган якларын онытмаска өндәде.

Республика Җыелу пункты Рәсәйдә иң яхшылардан исәпләнә. Андагы шартлар да канәгатьләндерерлек.

Соңыннан Сарман һәм Мөслим районнарыннан хезмәткә алынучы егетләр белән дә күрештек.

- 21 июньдә Хабаровск өлкәсенә китәбез. Туган якларга сәлам әйтегез, - диде Иске Имән авылы егете Ильвир Хаҗиев.

Исән-имин күрешүләр насыйп булсын, егетләр. Лаеклы хезмәт юлы үтеп, сау-сәламәт кайтыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев