САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район буенча гражданнар оборонасы өлкәсе хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

Теләсә-нинди гадәттән тыш хәлгә әзер булырга мөмкин һәм кирәк. Моңа ничек ирешергә икәнлеген гражданнар оборонасы белгечләре бик яхшы беләләр. Бүген -1 мартта алар Бөтендөнья гражданнар оборонасы көнен билгеләп үтәләр. - Районда коткаручылар һәм гражданнар оборонасы белгечләренә җитди бурычлар йөкләнгән,- ди район буенча гражданнар оборонасы өлкәсендәге эшләрне тормышка ашыру һәм вәкаләтләр...

Теләсә-нинди гадәттән тыш хәлгә әзер булырга мөмкин һәм кирәк. Моңа ничек ирешергә икәнлеген гражданнар оборонасы белгечләре бик яхшы беләләр. Бүген -1 мартта алар Бөтендөнья гражданнар оборонасы көнен билгеләп үтәләр.

- Районда коткаручылар һәм гражданнар оборонасы белгечләренә җитди бурычлар йөкләнгән,- ди район буенча гражданнар оборонасы өлкәсендәге эшләрне тормышка ашыру һәм вәкаләтләр бүлеге әйдәүче белгече Руслан Гайнемов. -Табигатьтәге бәла-казалар - янгыннар, су басулар белән беррәттән төрле төркем кешеләр арасында була торган гадәттән тыш хәлләргә - террорчылык, экстремизм күренешләренә дә әзер булырга кирәк. Бу максаттан районда өйрәнүләр, күнегүләр үткәрелә, белгечләрнең хәзерлекләре тикшерелә, гадәттән тыш хәлләрдә хәрәкәт итү күнекмәләре ныгытыла. Бакча балаларына һәм укучыларга янгын очракларында ничек хәрәкәт итәргә кирәклеге өйрәтелә. Алар өчен янгын сакчылыгына экскурсияләр оештырыла, шәхси саклагыч чараларыннан файдалану күнекмәләре ныгытыла. Укучылар арасында янгын куркынычсызлыгы темасына рәсем конкурслары һәм башка бәйгеләр үткәрү дә матур традициягә әйләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев