Район боксчылары республика турнирында – беренчеләр +ВИДЕО

Кичә Җәлил поселогында бокс буенча 2001 елгы һәм аннан кечерәк яшүсмерләр арасында ачык республика турнирының финал ярышлары үткәрелде.

Ул Нефть һәм газ промышленносте хезмәткәрләре көненә багышланды. Бәйгедә Минзәлә, Лениногорск, Чаллы, Азнакай, Түбән Кама кебек шәһәрләрдән 78 спортчы катнашты. Ә район данын 5 боксчы яклады. Аларның икесе – Альберт Манукян һәм Динар Зыятдинов – I, ә Айрат Шириев, Булат Әхмәтсафин һәм Вилдан Юнысов үз авырлык категорияләрендә II урыннарны яуладылар. Аларның тренерлары – Артур Манукян. 
Зөлфия Шәрипова тексты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 20 сентябрь 2021 - 11:52
    Сарманда ярминкә гөрләде
  • 6 сентябрь 2021 - 14:52
    Яңа Саклауда һәйкәл ачтылар
  • Көзге депрессия белән ничек көрәшәсез?
    0 кеше тавыш бирде
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша