САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Район боксчылары Республика турнирыннан җиңү белән кайттылар

26-28 март көннәрендә Алабуга шәһәрендә Россия спорт мастеры, милиция майоры Евгений Муньков истәлегенә багышланган бокс буенча II Республика турниры узды. Анда 17 шәһәр һәм районнан (Удмуртиянең Ижау шәһәрен дә исәпкә алып) 108 спортчы катнашты. Сарман урта мәктәбе укучысы Динар Зыятдинов (2001 елгы, 43 килограммга кадәр авырлык категориясе) өч тапкыр җиңде...

26-28 март көннәрендә Алабуга шәһәрендә Россия спорт мастеры, милиция майоры Евгений Муньков истәлегенә багышланган бокс буенча II Республика турниры узды. Анда 17 шәһәр һәм районнан (Удмуртиянең Ижау шәһәрен дә исәпкә алып) 108 спортчы катнашты. Сарман урта мәктәбе укучысы Динар Зыятдинов (2001 елгы, 43 килограммга кадәр авырлык категориясе) өч тапкыр җиңде һәм үз авырлык категориясендә беренче урынны яулады. Әлмәт мәктәбе укучысы Вилдан Юнысов (2005 елгы, 38 килограммга кадәр авырлык категориясе) шулай ук өч җиңү белән беренче урынга лаек булды. Аларга медальләр, грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Егетләрнең тренеры - Советлар Союзының спорт мастеры Артур Манукян.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев