САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район башлыгы әниләр белән очрашты

Елдагыча быел да район башлыгы Фәрит Хөснуллин Әфган сугышында мәңгелеккә ятып калган егетләребезнең әниләре белән очрашты. Ни кызганыч, елдан-ел очрашуга килүче әниләрнең саны гына кими. Очрашуда район Советы Башкарма комитеты җитәкчесеснең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова да катнашты. Район хакимиятенең кече утырышлар залында чәй өстәле артында җылы, гамьле әңгәмә...

Елдагыча быел да район башлыгы Фәрит Хөснуллин Әфган сугышында мәңгелеккә ятып калган егетләребезнең әниләре белән очрашты. Ни кызганыч, елдан-ел очрашуга килүче әниләрнең саны гына кими. Очрашуда район Советы Башкарма комитеты җитәкчесеснең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова да катнашты. Район хакимиятенең кече утырышлар залында чәй өстәле артында җылы, гамьле әңгәмә булды ул. Фәрит Мөнәвирович әниләрне кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде. Ел саен үзләрен шулай зурлаганнары өчен әниләр район башлыгына эчкерсез рәхмәтләрен белдерделәр, ил-көнгә иминлек теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев