САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район башлыгы Мәдинә апаны 90 яше белән котлады

Иске Кәшер авылында гомер кичерүче Әхмәдуллина Мәдинә Шәймәрдан кызына 90 яшь тулды. - Туганда ук, кадерле бала булып туганмын. Җиденче бала булсам да, мин тугач, әткәй сарык алып кайтып суйган. Күп авырлыклар күреп үссәк тә, Аллага шөкер, бик бәхетле картлык кичерәм. Балаларым да, киленнәрем дә бик әйбәтләр, күпме яшәсәм дә...

Иске Кәшер авылында гомер кичерүче Әхмәдуллина Мәдинә Шәймәрдан кызына 90 яшь тулды.

- Туганда ук, кадерле бала булып туганмын. Җиденче бала булсам да, мин тугач, әткәй сарык алып кайтып суйган. Күп авырлыклар күреп үссәк тә, Аллага шөкер, бик бәхетле картлык кичерәм. Балаларым да, киленнәрем дә бик әйбәтләр, күпме яшәсәм дә үкенмәм, - диде ветеран, үзен район башлыгы Фәрит Хөснуллин олуг юбилее белән тәбрикләп, озын гомер теләгәч.

Фәрит Мөнәвирович юбилярга Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, истәлек бүләге тапшырды. "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, авыл җирлеге башлыгы Раян Дәүләтҗанов, авыл ветераннар советы рәисе Зинаида Якупова да Мәдинә апага бәрәкәтле, сәламәт гомер, балалар, оныклар куанычы теләделәр. "Татнефть" җәмгыяте профком комитеты рәисе Гомәр Яруллин да ветеранга Котлау хаты юллаган.

Гомер иткән нигезендә берүзе яшәсә дә, Мәдинә апа яныннан балалары бер дә китмиләр. Әле берсе, әле икенче кайтып, килеп, хәлен белешеп, ярдәм итеп китәләр. 3 баһадирдай улга гомер, тәрбия биргән Ана, бүгенге көндә 6 онык, 8 оныкчыкка - кадерле әби.

Тулырак язманы газетабызның алдагы санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев