САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район башлыгы Инвалидлар көне уңаеннан сарманлыларга мөрәҗәгать итә

3 декабрьдә дөньяның күп илендә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Ул бәйрәм көн итеп 1992 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль Ассамблеясы резолюциясе нигезендә игълан ителә. Саннардан күренгәнчә, Җир шарында барлыгы 1 миллиард тирәсе инвалид яши. Районда аларның саны - 2945. Барлык илләрнең хакимиятләре аларга төрле яклап ярдәм күрсәтергә, җәмгыять үсешендә...

3 декабрьдә дөньяның күп илендә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Ул бәйрәм көн итеп 1992 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль Ассамблеясы резолюциясе нигезендә игълан ителә.

Саннардан күренгәнчә, Җир шарында барлыгы 1 миллиард тирәсе инвалид яши. Районда аларның саны - 2945. Барлык илләрнең хакимиятләре аларга төрле яклап ярдәм күрсәтергә, җәмгыять үсешендә тулы хокуклы гражданнар буларак катнашуларын тәэмин итәргә тырышалар, аларның тормыш-көнкүрешләрен яхшыртучы программалар кабул итәләр. Бөтен дөнья диярлек билгеләп үтә торган бу көн нәкъ менә нинди дә булса тайпылышлар яки имгәнүләр нәтиҗәсендә мөмкинлекләре чикләнгәннәргә багышлана.

Халыкара инвалидлар көне уңаеннан декада үткәрү традициягә әйләнде. Аның максаты - инвалидларның проблемаларына җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү, мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең хокукларын, кешелек горурлыкларын яклау һәм башкалар. Бу көнне концерт программалары, конференцияләр һәм башка күптөрле чаралар үткәрелә. Безнең районда да иң элек оештыру мәсьәләләре хәл ителә, барлык инвалидларның мәгълүматлар базасы яңартыла, адреслы социаль ярдәм күрсәтү максатыннан, аз керемле, ялгыз, авыр тормыш хәлендәге инвалидларның тормыш-көнкүреше тагын бер кат өйрәнелә.

Реклама

Мөмкинлекләре чикләнгәннәр безнең ярдәмгә, яклауга мохтаҗ. Аларга карата ункөнлектә генә түгел, һәркөнне игътибар һәм мәрхәмәт күрсәтик.

Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X