САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Яңа ел чаралары планын имзалады

Тылсымлы бәйрәм - Яңа елга кадәр ике айга якын вакыт булса да, аңа әзерлек эшләре хәзердән үк башлана. Биналарны бәйрәмчә бизәячәкләр, үзәк ял паркы, Татар Илеге елгасы буендагы ял паркы һәм чаңгы базасы территорияләрендә зур чыршылар урнаштырылачаклар. Урамнарда һәм Сарманга кергән урында гирляндалар эләчәкләр. Бассейн янындагы һәм парктагы кечкенә чыршыларны...

Тылсымлы бәйрәм - Яңа елга кадәр ике айга якын вакыт булса да, аңа әзерлек эшләре хәзердән үк башлана. Биналарны бәйрәмчә бизәячәкләр, үзәк ял паркы, Татар Илеге елгасы буендагы ял паркы һәм чаңгы базасы территорияләрендә зур чыршылар урнаштырылачаклар. Урамнарда һәм Сарманга кергән урында гирляндалар эләчәкләр. Бассейн янындагы һәм парктагы кечкенә чыршыларны укучылар үзләре ясаган уенчыклар белән бизәячәкләр, оешмалар кардан фигуралар ясаячаклар. Кардан зур тау, боздан паровоз, кораб, лабиринт булачак.

Бәйрәм чаралары кысаларында үзәк ял паркында үзәк чыршыны ачу, Кыш бабай һәм Кар кызы чыгышлары, атлар тройкасы килүе, сәүдә нокталары эшләү, Бал-маскарад үткәрү, спорт ярышлары оештыру планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев