САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район башлыгына Президент медаль тапшырды 

21 апрель – Җирле үзидарә көне уңаеннан башкалада тантаналы чара үтте. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңңнеханов катнашты. 


- Бүгенге көндә җирле үзидарә – җәмгыять белән идарә итү системасының иң мөһим буыны, халыкка иң якын хакимият, - диде Рөстәм Нургалиевич. 
Республика башлыгы районнарда һәм шәһәрләрдә яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын үстерүдәге нәтиҗәле хезмәтләре өчен җирле үзидарә өлкәсе вәкилләренә, ветераннарга рәхмәтен белдерде, фидакарь хезмәт куйганнарга хөкүмәт бүләкләре тапшырды. 
Тантанада район башлыгы Фәрит Хөснуллин, Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Гөлнара Галимова, район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, Җәлил бистәсе, Әлмәт, Югары Чыршылы авыл җирлекләре башлыклары Рафыйк Кәримов, Данияр Газизов, Илсур Камалетдинов катнаштылар. Озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм районның социаль-экономик үсешенә керткән өлеше өчен муниципаль район башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллинга Рөстәм Миңнеханов “Данлы хезмәте өчен” (“За доблестный труд”) медале тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев