САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район башлыгы ветераннар янында булды

Озакламый Бөек Җиңү көнен бәйрәм итәчәкбез. 77 ел тыныч күк йөзендә яшәвебез белән без Бөек Ватан сугышы һәм тылда хезмәт куйган ветераннарыбызга бурычлы.

 Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин ветераннарыбыз белән очрашты, изге теләкләр белән, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Котлау открыткасын, бәйрәм күчтәнәчләрен тапшырды.
Ә иртәгә Халыкара радиация аварияләре корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Ел саен район җитәкчелеге бу көнне әлеге фаҗига корбаннары, аларның гаиләләре, туганнары белән очраша. Фәрит Мөнәвир улы, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, хәрби комиссар Дашгын Гасанов, ветераннарыбыз яшәгән җирлек башлыклары, яшьармиячеләр аларның да хәлләрен белештеләр һәм күчтәнәч пакет тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев