Район башлыгы урынбасары "Изге эшләр" акциясенә кушылды
Районда "Изге зшләр" акциясе старт алды.
Анда теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен саклану маскалары тегүдә катнашырга кирәк. Бүгенге көндә бу зш белән мәдәният йортлары хезмәткәрләре дә шөгыльләнә. Акциягә район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева да кушылды.
- Кичә, җаным-тәнем белән ял итәргә теләп, яраткан шөгылемә утырдым. Бүгенге көндә аның бигрәк тә кирәге чыкты. "Ял көннәре"ндә ял итеп алу да кирәк", - дип язып куйган ул инстаграм битенә.
Әлеге саклану маскалары авыл җирлекләре башлыклары аша халыкка бушка таратылачак. Ә маскалар өчен материал алуда нефтьчеләребез зур ярдәм күрсәттеләр.
Альбина Сабирова язмасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев