САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район башлыгы социаль хезмәткәр көне белән котлый

8 июньдә без Социаль хезмәткәр көнен билгеләп үтәбез.

Хөрмәтле социаль хезмәткәрләр! Һөнәри бәйрәмегез белән барыгызны да ихлас күңелдән тәбрик итәм. Сезнең өлкән буынга, аз тәэмин ителгән гаиләләргә, инвалидларга, теге яки бу сәбәп белән авыр хәлдә калучыларга ихлас ярдәмегез бу истәлекле көннең ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын күрсәтә. Алар турында кайгырту өчен күңел җылылыгы да, игътибарлылык һәм мәрхәмәтлелек кебек сыйфатларга ия булу да кирәк. Башкалар борчуын үз йөрәгегез аша үткәрү, аларга яшәү көче бирә белүегез өчен зур рәхмәт сезгә. Заман алга киткән, халыкның тормыш-көнкүреш дәрәҗәсе арткан саен, социаль өлкә белгечләренә дә таләпләр арта, халык сезгә күбрәк мөрәҗәгать итә. Сезгә җаваплы хезмәтегездә зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете телим. Бу көнне күп еллар ярдәмгә мохтаҗларның мәнфәгатьләрен кайгырткан хөрмәтле социаль хезмәт ветераннарына да иң изге теләкләремне юллыйм. Гомер көзегез бәхетле булсын, йөзегездән елмаю китмәсен, хөрмәтле ветераннар! 
Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев