САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район башлыгы Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләрне котлады

Бүген Өлкәннәр көне һәм өлкәннәр декадасы уңаеннан район башлыгы Фәрит Хөснуллин Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йортында булды һәм анда тәрбияләнүчеләрне бәйрәм белән тәбрикләде.

Чарада шулай ук Җәлил поселогы җирлеге башлыгы Рәфыйк Кәримов, район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миннеголов һәм Җәлил поселогы ветераннар советы рәисе Әнисә Минһаҗева катнаштылар һәм өлкәннәргә иң матур теләкләрен җиткерделәр. Интернат-йорт директоры Минзөлфия Сәлахова, шулай ук бәйрәм уңаеннан котлау сүзләрен җиткереп, кыскача интернат-йорт тормышы һәм биредә тәрбияләнүчеләр өчен күрелә торган чаралар белән таныштырды. Бәйрәмдә өлкәннәр өчен матур җырлар яңгырады, биюләр башкарылды, өлкәннәргә бәйрәм бүләкләре тапшырылды. 
Бу хактагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев