САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район башлыгы күп балалы гаиләгә микродулкынлы мич тапшырды

Россия көнен сарманлылар зурлап билгеләп үтәләр. Шушы уңайдан район үзәгендәге Ял паркында бәйрәм чаралары оештырылды.

Алар кысаларында район башлыгы Фәрит Хөснуллин, “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясе кысаларында беренче сыйныфка баручы ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдән булган 24 балага мәктәп кирәк-яраклары салынган портфель һәм спорт костюмы тапшыру белән беррәттән, Сарайлы авылында яшәүче күп балалы Владимир Александров һәм Светлана Куликова гаиләсенә микродулкынлы мич тапшырды. 
Бу гаиләдә тәрбияләнүче алты баланың 4 се – балигълык яшенә җитмәгәннәр. 
- Бу безнең гаиләгә зур ярдәм булды. Район хакимиятенә зур рәхмәтебезне белдерәбез, - диде гаилә башлыгы Владимир Александров. 
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев