САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин бүген юбилеен билгеләп үтә

Сарман муниципаль районын, 2014 елның ноябреннән башлап, Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин җитәкли. Район башлыгы булып шушында туып-үскән, хезмәте белән туган җирендә хөрмәт казанган шәхеснең килүен Сарман халкы зур канәгатьләнү белән кабул итте.

 Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң, ул туган районында Карамалы күчмә механикалаштырылган колоннасында инженер булып эшли башлый. Фәрит Мөнәвировичның алдагы тормышы да туган җир туфрагыннан аерылгысыз - күпьеллык хезмәт юлы хуҗалык итүнең җаваплы юнәлешләренең берсе - районыбызның авыл хуҗалыгы өлкәсен, агросәнәгать комплексын үстерү һәм ныгыту, азык-төлек иминлеген тәэмин итү белән бәйле булды. Шушы өлкәдә ул районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлешен керткән дәрәҗәле җитәкче буларак танылды.

Бүгенге көндә район халкының ышанычын аклау өчен, Фәрит Мөнәвир улы бар тырышлыгын куеп хезмәт итә. Районыбыз көннән-көн матурлана, төзекләнә, яшәү шартлары яхшыра бара. Җитәкчебезнең һәрвакыт халык мәнфәгатьләрен күздә тотуы сизелә. Хезмәт кешесенә игътибары, райондашларына тирән хөрмәте аның абруен тагын да күтәрә. 12 март көнне Фәрит Мөнәвир улы 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Без аны күркәм бәйрәме белән тәбриклибез һәм җаваплы хезмәтендә уңышлар, рух ныклыгы, ныклы сәламәтлек телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев